КФУ профессоры Кытайның Айны өйрәнү программасын бәяләде

Ул шулай ук Казан астрономнарының “ай” эшләнмәләре һәм Кытай коллегалары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Айны тикшеренү өлкәсендә эксперт, Казан федераль университетының Физика институты профессоры, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев Җирнең табигый иярченен үзләштерү буенча кытай космик программасына бәя бирде. “Якынча бер атнадан соң, 24 ноябрьдә, старт алган “Чанъэ-5″ Кытай ай миссиясе кысаларында җибәрелгән […]

КФУның яшь журналистлар мәктәбенә укучылар җыю дәвам итә

Оештыру эшләре буенча җыелыш 27 ноябрьдә узачак. Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә 27 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Яшь журналист мәктәбенең оештыру мәсьәләләре буенча җыелышы узачак. Укучылар белән Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучылары, мәктәпнең редакция-партнерларында эшләүче практик журналистлар һәм Яшь журналистлар мәктәбен тәмамлап, студент булган яшьләр очрашачак […]

КФУ студенты – «Иделем акчарлагы» конкурсының Гран-при иясе

Казан университетының тагын 8 студенты төрле номинацияләрдә җиңүче һәм призер булды. Казанда яшь татар язучыларының “Иделем акчарлагы-2020″ ХХ тапкыр үткән республика конкурсына йомгак ясадылар. «Шигърият» һәм «проза» номинациясендә Гран-при иясе – Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты Алинә Хәбибуллина. Проза һәм шигърияттә беренче адымнарын ул алтынчы сыйныфта укыганда ясый. Алинә […]

КФУда конфликтологларның халыкара фәнни форумы узды

Ул заманча җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында төбәктәге конфликтлар белән идарә итүгә багышланган. Казан федераль университетында конфликтологларның «Заманча җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында төбәктәге конфликтлар белән идарә итү: методологиясе һәм гамәлгә ашыру практикасы» дигән халыкара фәнни форумы узды. Ул дистанцион форматта үткәрелде. Фррум Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков рәислегендә узды.  […]

КФУ студентлары тәмәке тарту профилактикасы турында интерактив лекториядә катнашты

Укырга килүчеләр алдында «Выбор» бәйлелекне профилактикалау үзәге педагог-психологы чыгыш ясады. Казан университеты студентлары интерактив лекториядә катнашты. Чара Халыкара тәмәкедән баш тарту көне кысаларында узды. Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә тәмәке куллануның һәм пассив тәмәке тартуның зарарлы нәтиҗәләре турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул шулай ук теләсә нинди […]

Казан халыкара лингвистика саммиты дәвам итә

Клиник лингвистика һәм нейролингвистикага багышланган пленар сессия узды. Казан халыкара лингвистик саммиты дәвам итә. Аның кысаларында клиник лингвистикага һәм нейролингвистикага багышланган пленар сессия узды, анда ике докладчы чыгыш ясады. Сессияне Россиянең танылган нейропсихологы һәм нейролингвисты, психология фәннәре докторы, профессор, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты нейропсихология лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Татьяна Ахутина ачып җибәрде. Чыгыш дисграфиягә, […]

Казан университетында Зирәк мәчегә һәйкәл ачтылар

Конфедератка кигән мәче фигурасы рәвешендәге кече архитектура формасы КФУның туган көне хөрмәтенә университетның төп бинасы ишегалдында пәйда булды. Бүген Казан федераль университетының 216 еллыгы уңаеннан югары уку йортының төп бинасы ишегалдында Зирәк мәчегә һәйкәл ачылды. Россиянең иң тарихи вузларының берсе булган Казан университеты туган көненә мондый шаян һәм кызык бүләк КФУ ректоры Илшат Гафуров инициативасы […]

КФУ студентлары – спорт көрәше буенча ярышларда җиңүчеләр

Казан университетының тагын алты студенты ирекле һәм грек-рим стильләре буенча призерлар булдылар. Казан федераль университеты студентлары 2020-2021 уку елының югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында спорт көрәше буенча ярышларда җиңүчеләр булды. Ярышларда 122 спортчы катнашты. Егетләр грек-рим һәм ирекле көрәш, кызлар – ирекле көрәш буенча буенча алты үлчәү категориясендә көрәштеләр.  Әлеге ярышларда КФУның 9 студенты шәхси […]

М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды

КФУ студентларын конкурста катнашырга чакыралар. 2020-2021 елларда М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Казан федераль университеты студентларын һәм хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакыралар. Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка – 30 яшькә кадәрге Татарстан яшьләренең талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, коллективларга, яшьләр (яшьләр белән) өчен эшләүче иҗат […]

КФУда онлайн-укыту өчен махсус кабинкалар урнаштырдылар

Әлеге адым тышкы факторларга игътибар итмичә, укытуны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы белән университетта гибрид һәм дистанцион белем алу өчен өстәмә уңайлы шартлар булдырыла. Укытучылар өчен аларны укыту процессыннан читләштермәскә махсус кабинкалар урнаштырылган. РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына укыту программаларын электрон һәм дистанцион белем бирү […]