КФУда Кунсткамера директоры лекциясе узды

Андрей Головнев 2020 елдан Кунсткамераның база кафедрасы саналган Казан университеты антропология һәм этнография кафедрасының фәнни җитәкчесе. Бүген Казан федераль университетында Россия Фәннәр академиясе Бөек Петр (Кунсткамера) исемендәге  антропология һәм этнография музее директоры, антрополог, этнограф Андрей Головнев лекциясе узды.«Народоведение в России – активизация культурного потенциала многонациональности»  лекциясен КФУның булачак антропологлары һәм этнографлары тыңлады. Галимнең лекциясе хәзерге […]

КФУ студентлар отрядлары «Зимняя Знаменка» фестивале дипломантлары булдылар

Быел фестивальдә университетның берьюлы биш  отряды катнашты. Екатеринбургта «Зимняя Знаменка» XVI иҗат фестивале узды, аның кысаларында бозда авторлык җырлары, шигърият һәм биюләр конкурслары узды. Җырлы конкурс йомгаклары буенча Казан федераль университеты студентлар отрядлары штабының «Максимум» һәм «Орфей»  төзелеш отрядлары  дипломант булдылар. «Свердловск өлкә студентлар отряды» яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган «Зимняя Знаменка» иҗат фестивалендә катнашу Казан университеты […]

Олег Синяшин: «Без бүген КФУ белән кара-каршы векторлар буенча барабыз»

Журналистларга Татарстан Республикасында фән үсеше турында сөйләделәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында академик фәннең заманча торышына һәм үсеш перспективаларына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Россия Фәннәр академиясе академигы, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе Олег Синяшин җавап бирде. Ул 2021 ел Россия Президенты тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан […]

КФУ метеорологы көчле суыклар турында кисәтте

Киләсе атна башында температура нормадан 16-17 градуска түбәнрәк булачак. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология һәм климатология, атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев кышның соңгы көннәрендә һава торышы нинди булачагы турында сөйләде. “Февраль аномаль салкын булды. Декабрьдә һава температурасы нормадан бераз түбәнрәк иде, гыйнварда – нормадан 1-1,5 градуска югарырак, ә февральдә нормадан […]

КФУда Липецк өлкәсе делегациясе булды

Казан университеты кунакларга сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдим итте. Бүген Казан федераль университетында Липецк өлкәсе делегациясе булды. Кунаклар КФУ тарихы һәм үсеше белән танышты. Очрашуда КФУ цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Пашин, исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры, КФУ цифрлы трансформацияләр үзәге директоры Дмитрий Чикрин; Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары Анатолий […]

Казан университеты «ЭкоХаб» проектында катнаша

КФУ экологлары абитуриентларга керү шартлары һәм укыту процессы турында сөйлиләр. 18 һәм 19 февральдә Казанда «ЭкоХаб» уза. Анда абитуриентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр, шулай ук «экология» юнәлеше белән кайсы Казан югары уку йортларына керү мөмкинлеге турында сөйлиләр. Казан федераль университеты бу өлкәдә үз потенциалын тәкъдим итте. Чара ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, шулай […]

КФУ студотрядлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Казан университеты студент отрядларына үсү өчен шартлар тудырып, алар эшчәнлегенә ярдәм итә.    17 февральдә студент отрядларында катнашучылар үз һөнәри бәйрәмнәрен – Россия студент отрядлары көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм Казан федераль университетының студент отрядлары өчен дә истәлекле.  Студент отрядларының төп юнәлеше –  төзелеш отрядлары. 1957 елда ук Казан университетында туган югары уку йорты үсеше […]

КФУны тәмамлаган Булат Ибраһим М. Җәлил исемендәге премия лауреаты булды

Ул премиягә яңа буын татар шигъриятендә зур әдәби-эстетик кыйммәт өчен лаек булды. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларының исемнәре билгеле. Алар арасында Казан федераль университетын тәмамлаучы да бар. Бүләкләр С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тарафыннан тапшырылды. Конкурста әдәбият, сынлы сәнгать, рәсем, музыка, хореография, театр, цирк, кино сәнгате, журналистика, фән, […]

КФУ галимнәре постковид синдромы турында сөйләделәр

Нык арыганлык, тын кысылу, йөрәк-кан тамырлары, аутоиммун авырулары, тән температурасының күтәрелүе яки түбәнәюе – бу COVIDтан соңгы кайбер симптомнар гына. Казан федераль университеты галимнәре коронавирус белән авырган кешеләрдә иң еш очрый торган  симптомнар турында сөйләделәр. Коронавирустан соң авырып терелү  кешенең әле тәмам сәламәтләнүен аңлатмый, чөнки бу авыру үзеннән соң постковид синдромын да китереп чыгарырга мөмкин. […]

КФУ студентлары «Экомарафон» җиңүчеләре булдылар

Казан университеты укучылары Россиянең 9 югары уку йорты арасында иң яхшылары булды. Казан федераль университеты студентлары «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Фундаменталь медицина һәм биология институты командасы Россиянең тугыз югары уку йортының 10 командасы арасында икенче урынны алды. Яңа ел экомарафоны 2020-2021 елларда Россиядә Германия елы кысаларында  Россия югары уку йортлары студентлары өчен узды, алар […]