КФУ студент отрядлары җәйге хезмәттә
Студентлар Татарстанда, Краснодар краенда, Кырымда һәм Вологда өлкәсендә эшлиләр. Казан федераль университетының студентлар отряды штабының 370 катнашучысы быелгы сезонда җәйге хезмәттә. КФУ студент отрядлары штабы җәйге чорда студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә. Алар эшли генә түгел, ә мәдәни-массакүләм, социаль һәм спорт чараларын оештырып һәм аларда катнашып, чын студентлар тормышы белән яши. КФУның Медиа коммуникацияләр […]
