Татарстанда яңадан аномаль эсселек көтелә

Һава температурасы нормадан дүрт градуска югары булачак. Татарстанда июль аендагы сыман кызу һава торышы көтелә. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде. “Россиянең бөтен Европа территориясен киң антициклон биләгән. Без аның көньяк өлешендә торабыз. Июль – иң кызу ай. Бу көннәрдә тәүлекнең уртача температурасы  22 […]

КФУның IT-лицей укучылары Innopolis Open Robotics – 2021 олимпиадасы җиңүчеләре

IOR – мәктәп укучылары өчен интеллектуаль робототехник системалар эшләү буенча ачык команда проект олимпиадасы.  “Манипуляционные ИРС”, “Мобильные ИРС” профильләре буенча Innopolis Open Robotics – 2021 олимпиадасының халыкара финалында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды. Алар арасында Казан федераль университетының СУНЦ укучылары да бар.  Innopolis Open Robotics (IOR) Олимпиадасы – мәктәп укучылары өчен интеллектуаль робототехник системалар […]

КФУда абитуриентлардан 18 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Гаризаларның 98 проценты диярлек дистанцион тапшырылган. Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә абитуриентлардан 18 меңнән артык гариза килгән. Бу алдагы атнага караганда 14,5 меңгә күбрәк. “Без гаризаларны турыдан-туры һәм дистанцион форматларда кабул итәбез. Бер атна элек гаризалар саны 3,5 мең тәшкил итте, бүген бу 18 меңнән артык. Бу көтелгәнчә, чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен […]

“Тик-ток весна” конкурсы дәвам итә

Конкурста Россия Федерациясенең мәгариф оешмалары укучылары катнаша ала. 20 июльгә кадәр «Тик-ток Весна» видеоконкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурсның максаты – Россия мәгариф оешмалары укучыларының үз иҗади сәләтләрен һәм мәнфәгатьләрен үстерүгә хокукларын гамәлгә ашыру. Хәзерге вакытта TikTokтагы  конкурста катнашучылардан килгән видеороликларны карау 220 меңнән артык карау җыйды, ә социаль челтәрләрдә суммар колачлау 400 меңгә якынлашты. […]

КФУда аудитны үстерү мәсьәләләре буенча конференция ачылды

Анда Евразия төбәге илләре вәкилләре катнаша. Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында катнаш форматта «Россиядә аудитны үстерү: проблемалар һәм перспективалар» бөтенроссия гамәли конференциясе уза. Анда Россия, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Грузия һәм Үзбәкстан вәкилләре катнаша. Форумны уздыру инициаторы – аудиторларның «Содружество» ассоциациясе” (СРО ААС) оешмасының Идел буе территориаль бүлекчәсе. Ике […]

КФУ IT-лицей укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды

Тантаналы чарада 70 унберенче сыйныф укучысы аттестатлар алды. Казан федераль университеты IT-лицееның махсуслаштырылган уку-фәнни үзәге (СУНЦ) унберенче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булды. Тантаналы чараны КФУ IT-лицее директоры Илдар Мөхәммәтов ачты. Ул чыгарылыш укучыларын котлады, аларның илнең иң яхшы лицейларының берсен тәмамлауларын билгеләп үтте. “Сез – шәп, сез, мөгаен, илдә иң яхшыларыдыр. Сезнең исемнәрне ишетербез […]

КФУда экологик хәвеф-хәтәргә каршы торуның хокукый механизмнарын карадылар

Төбәкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл шушы мәсьәләгә багышланды. Казан федераль университетында «Идел төбәге территориясендә экологик хәвеф-хәтәр шартларында регионара һәм муниципальара хезмәттәшлек» дигән төбәкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл узды. «Без Идел төбәгенең һәм Каспий экосистемаларының пространстволы үсеше шартларында экологик хәвеф-хәтәрләргә каршы торуның оештыру-хокукый механизмы моделе: Россия, Әзәрбәйҗан, Иран, Казахстан хокукый системаларының конвергенциясе һәм дивергенциясе” дигән дисциплинара проект  эшли […]

Июльдә Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе узачак

Бу һәр студент өчен зур бәйрәмнең бер өлеше булу мөмкинлеге. Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» мәгариф социаль платформасы белән берлектә 10 июльдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсен оештыра. Быел чара катнаш форматта була.  Студентларның онлайн-чыгарылыш кичәсе  – һәр студент өчен, үзенең кайда булуына карамастан, зур бәйрәмнең бер өлешенә әверелергә […]

КФУ Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясендә катнаша

Тарихи шәһәрләрнең бөтендөнья конференциясе беренче тапкыр Россиядә уза. Казанда «Милли-мәдәни һәм җирле тәңгәллек нигезе буларак тарихи-мәдәни мирас» темасына XVII Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясе ачылды. Чара Казан ратушасында башланды, ТР башкаласы мэриясе тарафыннан Тарихи шәһәрләр лигасы белән берлектә оештырыла. Тарихи шәһәрләр лигасы 1987 елда төзелгән, аңа дөньяның 65 иленнән 125 шәһәр керә, ә оешмасы белән Япониянең […]

КФУ студентлары Minecraft уенында Сабантуй үткәрәчәк

Виртуаль киңлектә Сабантуй бәйрәме 26 июньдә узачак. Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты студентлары «К9» коммуникация агентлыгы белән берлектә  популяр Minecraft  видеоуены серверында Сабантуй бәйрәменең онлайн-версиясен эшләтеп җибәрәчәкләр. “Элек безнең институт студентлары Minecraft та Универсиада авылы, КФУ биналарын төзеделәр. Хәзер алар уеннарда катнашучыларны язгы кыр эшләрен тәмамлауның татар һәм башкорт халык бәйрәме […]