КФУ катнашында «Ана теле» сөйләм клубы очрашуы узачак

Дәрес 3нче октябрьдә Татарстанның Милли китапханәсендә оештырыла. Казан федераль университеты «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзәге укытучылары сөйләм клубының беренче дәресен уздырачак. Чара 3нче октябрьдә, 15.30да, Татарстанның Милли китапханәсендә үтәчәк. «Дәрес татар теленә кызыксыну уяту, телне өйрәнү мөмкинлекләрен күрсәтү уңаеннан уздырыла. Мондый чараларны үткәрү укучыларның сөйләм телен практикада яхшыртырга ярдәм итә», – дип аңлатты «Ана теле» онлайн-мәктәбе […]

КФУда СOVID-19 буенча кайнар линия кабаттан эшли башлады

Колл-үзәк телефонының номеры – 206-55-07. Шалтыратулар эш көннәрендә 13.00-17.00 аралыгында кабул ителә. Казан федераль университетында көчле респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм COVID-19 белән авыручы хезмәткәрләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия кабаттан эшли башлады. КФУ Университет клиникасы баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары, Фундаменталь медицина һәм биология институты директорының дәвалау эше һәм практика базалары буенча […]

КФУ студенты Бөтенроссия студентлар форумында грантка ия булды

«Академия телеведущих «ИдИговори» проекты Екатерина Лазаревага җиңү алып килде.  Казан федераль университеты студенты Екатерина Лазарева Бөтенроссия студентлар форумы кысаларында узган яшьләр инициативалары конкурсының грантына ия булды. Конкурс «Студентлар инициативалары», «Яшьләр медиалары», «Иҗади яшьләр инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр мохитендә тискәре күренешләр профилактикасы һәм милләтара бәйләнеш», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинацияләре буенча уздырылды. Әлеге конкурска студентлар барлыгы 50гә […]

КФУ эксперты: «Түбән, әмма уңай температуралар булганда, бер төр гөмбәләр урынына икенчеләре үсә»

Көзге баллы гөмбәләр сезоны башлана. Сентябрь – гөмбәләр сезонының иң кызган чоры, чын «урак өсте. Гөмбәчеләр ауга йөргән вакытта, Экология һәм табигатьтән файдалану институты гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов һава торышы шартлары планетаның иң эре тере организмына ничек тәэсир итүен сөйләде. «Коры җәйге һава торышы быел гөмбә уңдырышлылыгына бик нык тәэсир итте. Бу […]

КФУ студентлары татарча YouTube ясаган

Алар «Tatar. Бу Хакатон» конкурсының призерлары дип табылган. Казан федераль университеты студентлары Урал Озбаян һәм Райнур Хәсәнов Рәис Бохараев истәлегенә багышланган «Tatar. Бу Хакатон» конкурсында катнашкан. Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты укучылары уникаль проект – TatTube татар телле видеоплатформа уйлап тапкан. Алар икенче урын яулаган. 100 мең сум күләмендәге бүләкне алар тагын бер команда […]

КФУның Астрономия обсерваториясе 120 еллык юбилеен билгели

Бәйрәм чаралары 25 сентябрьдә узачак. Көн белән төн тигезлешкән көндә, 1901нче елның 21 сентябрендә ачылган Казан федераль университеты В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе турында фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский һәм обсерватория директоры Юрий Нефедьев сөйләде. «Бүген, 21нче сентябрь көнне, Казан университеты Астрономия обсерваториясе ачылуга 120 ел тулды. Ул Василий Павлович Энгельгардт исемен йөртә. Шәһәр […]

КФУ студенты Төркиядә халыкара турнирда көмеш медаль яулады

Ханмөхәммәт Рамазанов Европа чемпионатына барачак. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының икенче курс студенты Ханмөхәммәт Рамазанов WT President’s Cup Europe тхэквандо буенча халыкара рейтинглы турнирда көмеш медаль яулады. Ул 68 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында чыгыш ясый. «Көмеш медаль яулау миңа җиңел генә бирелмәде. Бу рейтинглы турнир иде, һәм миңа, ел ахырында уза торган […]

Казан университеты вузларның медиаактивлык рейтингының беренче өчлегенә эләккән

Рейтинг 219 югары уку йортының август аендагы медиа активлыгын исәпкә ала. Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы 2021 елның август аенда югары уку йортларының медиаактивлык рейтингын тәкъдим иткән. Аңа министрлык карамагында булган 219 вуз кергән. Казан федераль университеты рейтингның беренче өчлегенә эләккән. «Безнең өчен рейтинг – беренче чиратта Россия фәне һәм мәгарифен популярлаштыруга юнәлтелгән […]

КФУ Фәнни китапханәсе фонды шамаилләре Мәскәү күргәзмәсендә тәкъдим ителгән

Ислам сәнгатендәге сурәтләү традицияләренең үзенчәлеге төрле визуаль чыганаклар нигезендә күрсәтелгән. Көнчыгыш халыклары сәнгате дәүләт музеенда «Изге урыннар. Мәккә һәм Мәдинә ислам сынлы сәнгать истәлекләрендә» дип аталган күргәзмә уза. Ул Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе катнашында булдырылган. Мәскәү үзәгендә, Никитский бульварында Казан, Новосибирск һәм Кырым коллекцияләреннән 40тан артык сирәк очрый торган экспонат тупланган. Аларга […]

КФУ студентлары Кырым, Якутия һәм Арктикага ярдәм күрсәткән

Булачак табиблар, Татарстанның ирекле булышчылары командасында эшләп, Енисей елгасы яр буе зоналарын чистартуда һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының ике студенты «Молодежка ОНФ» Татарстан Республикасы волонтерлар командасы составында Россия территориясендәге гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан, шулай ук Арктиканы металл калдыкларыннан чистартырга ярдәм иткән. Алтынчы курс укучысы Никита […]