КФУ студентлары – икенчел чималны кабул итү буенча мобиль пункт волонтерлары

Укучыларның ярдәме белән соңгы акция барышында 1 тонна 918 килограммнан артык икенчел чимал җыелган. Казан федераль университеты Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты студентлары – ITIS care студентлар берләшмәсе волонтерлары икенчел чималны кабул итү буенча мобиль пунктта катнашты. Әлеге акциянең максаты – экологик тормыш рәвеше, калдыкларны сортларга аеру һәм материалларны кабаттан куллануның өстенлекләрен күрсәтү. Мәгълүмати […]

КФУның өч магистранты РФ Президенты грантына ия булды

Алар ай саен 20 мең сум акча алачак. Казан федераль университетының беренче курста укучы өч магистранты Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды. Грантлар, 1 сентябрьдән башлап, бакалавриат, специалитет, магистратура программаларында уку дәвамында ай саен 20 мең сум күләмендә түләнелә. Ел саен бу грантны алу хокукын дәлилләү таләп ителә. 2021-2022нче уку елында грантларга Артем Апурин (Мәгълүмати […]

КФУ хезмәткәрләре гаиләләре өчен 2022нче елда ял көне турлары оештырыла

Алар Астрономия обсеваториясендә һәм «Яльчик» үзәгендә махсус программаларда катнаша алачак. Казан федераль университеты Сәламәтлек көннәрен оештыра. КФУ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен чаралар 2022нче елда «Яльчик» уку-сәламәтләндерү үзәгендә һәм В.П. Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясендә узачак. Чаралар ялны һәм физик культура дәресләрен оештыру өчен шартлар булдыру, сәламәт тормыш рәвеше буенча корпоратив программаны тормышка ашыру максатыннан уздырыла. […]

КФУ «Россия фәне архитектурасы» проектында катнаша

Укучылар бароккодан башлап, модернизмга кадәр төрле стильләр буенча сәяхәт итә һәм Россия фәненең тарихи контексты белән таныша алачак. Россия фәнни фонды «Россия фәне архитектурасы» Россия фәнни оешмаларының архитектура стильләре буенча яңа мультимедиа күрсәткечен тәкъдим итте. Фонд тарихи фотолар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә илнең фәнни оешмаларын архитектура призмасы аша күрсәтә. Әлеге җыелмага илнең төрле университетлары һәм институтлары […]

КФУның «Без бергә» балалар бакчасы мөдире итеп Эльвира Садретдинова билгеләнде

Элек ул Казанның 113нче балалар бакчасын җитәкләде. Казан федераль университетының «Без бергә» аутистик спектрында үзгәрешләр булган сабыйлар өчен балалар бакчасы 2021 елның сентябрендә ачылган иде. Ул булачак укытучылар, аларның квалификациясен үстерү, шулай ук аутистик спектрында үзгәрешләр булган балаларга ярдәм итү буенча федераль мәйданчык булып тора. КФУның балалар бакчасын булдыру идеясе 2017 елда ректор Илшат Гафуров […]

Казан университетында Россия Фәннәр академиясе академиклары Сәгъдиевлар исемендәге стипендияне тапшырдылар

Иң яхшы студентлар аны Дмитрий Сәгъдиев кулыннан алды. Казан федераль университетының Физика институтында Россия Фәннәр академиясе академиклары Роальд һәм Ренад Сәгъдиевларның стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Абыйлы-энеле Сәгъдиевлар стипендияне 2012нче елдан бирле  физика һәм химик физика өлкәсендә үзләрен фәнни эшчәнлектә таныткан сәләтле студент һәм магистрантларга үз акчаларыннан түли. Россия Фәннәр академиясе Себер бүлеге Халыкара томография үзәге […]

КФУ студентлары экология буенча фәнни эшләр конкурсында җиңде

Ул Татарстан Республикасының Экология һәм табигать байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылды. Казан федераль университеты студентлары Татарстан Республикасының Экология һәм табигать байлыклар министрлыгы тарафыннан Татарстан вузлары студентлары арасында оештырылган экология фәнни-гамәли конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булып табылды. КФУ вәкилләре эшләре «Табигать байлыкларыннан рациональ файдалану» номинациясендә иң яхшылары, дип табылды. Җиңүче булып Гватемаладан Мак Кироа Кристофер Андре танылды. […]

КФУ студентлары бөтенроссия икътисад конкурсында иң яхшылары дип табылды

Студентлар үзләренең фәнни тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары «Яшь тикшеренүче» бөтенроссия фәнни студентлар эшләре конкурсының җиңүчеләре, дип табылды. Чара Төньяк Кавказ федераль университетында узды. Катнашучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен онлайн-форматта яклады. 5нче курс студенты Айна Фәизова «Заманча этапта Россиянең фәнни-техник үсеше факторлары һәм дәүләтнең инновация сәясәте чаралары» дигән […]

КФУ Бохара дәүләт университеты делегациясен кабул итте

Фикер алышу белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлек турында барды. Казан федераль университеты Бохара дәүләт университеты делегациясен кабул итте. Делегация составына фәнни эшчәнлек һәм инновацияләр буенча проректор Отабек Каххаров һәм халыкара хезмәттәшлек буенча проректор Аброр Жураев керде. Очрашуда Казан университетыннан белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Тимерхан Алишев, халыкара эшчәнлек буенча ректорат каршындагы киңәшче Линар Латыйпов, Филология һәм мәдәниятара […]

КФУ вәкилләре «Ел инженеры» конкурсында җиңде

Республика конкурсы Татарстан Президенты кушуы буенча уздырыла. Казан Кремлендә «Ел инженеры» икенче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үтте. «Безнең республикада сәләтле, инициативалы һәм креатив рәвештә фикер йөртә торган кешеләр аз түгел. Алар өчен инженер профессиясе киләчәк тормыш юлын билгели. Эшче һәм инженер кадрлар әзерләү мәсьәләсе […]