«Мин – профессионал» олимпиадасының сайлап алу турларына нәтиҗә ясалды

КФУ – «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр» юнәлеше буенча бәйгенең оештыручысы. Россия вузларының 34 меңнән артык студенты «Мин – профессионал» олимпиадасының йомгаклау этабын уңышлы узган, аларның 956сы – Татарстан университетларыннан. Оештыручылар конкурсның сайлап алу турларына нәтиҗә ясады. «Мин – профессионал» – «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проектларының берсе. Олимпиада Россия Фән һәм югары […]

КФУ доценты «омикрон» дулкыны күпме дәвам итәчәге турында сөйләде

Галим сүзләренчә, «омикрон» – «ухань» яки «альфа» кебек элеккеге штаммнардан башланып дәвам итә торган коронавирус версиясе. 2нче февраль мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыруның 141 мең очрагы теркәлгән. Татарстанда 528 кеше хастаханәләргә салынган, 117се терелгән, 848 яңа очрак теркәлгән. Элек  хәбәр ителгәнчә, «омикрон» штаммы мутация нәтиҗәсендә күпкә контактлырак була башлаган. Бу коронавирусның […]

КФУда беренче «Сәламәтлек поезды» узды

Узган ялларда традицион спорт чарасына старт бирелде. 29 гыйнварда быел беренче тапкыр «Сәламәтлек поезды» спорт-сәламәтләндерү чарасы үтте. Инде икенче ел рәттән ул Яшьләр сәясәте департаменты тарафыннан институтлар, Юридик факультет, «Казан юлбарслары» студент спорт клубы белән берлектә КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә уздырыла. «Сәламәтлек поезды» 20нче мартка кадәр, атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, үтәчәк. […]

КФУда «Белем территориясе» фән фестивале узачак

Чара Россия фәне көненә багышлана. 8нче февральдә Казан федераль университетында «Белем территориясе» дип аталган фән фестивале узачак. Россия фәне көненә багышланган тантаналы чара «УНИКС» концертлар залында, сәгать 11дә узачак. Фестиваль кысаларында белем бирү-агарту лекцияләре (10.00-15.00) дә планлаштырылган. Алар арасында косметика һәм косметологиядә кулланыла торган «яшел химия»; депрессия; алмаз, бриллиант тарихы; психологның файдасы; Җир климатының үзгәрүе; […]

Университет клиникасы бүлеге мөдире «Татарстанның атказанган табибы» исеменә лаек булды

Бүлек мөдире – Казан федераль университетының Университет клиникасы 1нче терапия бүлеге терапевты Илсөяр Шәфыйгуллинага халык сәламәтлеген саклау эше һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстанның атказанган табибы» исеме бирелде. Ул бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. «Эшем миңа бик ошый. Минемчә, әлеге бүләк эшчәнлегемә бәя һәм үз эшемне яхшы башкаруның билгесе», – диде Илсөяр Шәфыйгуллина. […]

КФУ студентларының яраткан җырлары исемлеге билгеле булды

Анда 100 трек кергән. Казан федераль университеты студентлары яратып тыңлаган музыкаль композицияләр исемлеге билгеле булды. Ул Spotify стриминг сервисы тарафыннан төзелгән, КФУ укучыларынң плейлисты бөтен дөнья вузларының плейлисты исемлегенә эләккән. Бу исемлеккә 100 трек кергән, алар арасында Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле», Вәсилә Фәттахованың «Туган як»,  Джараховның «Когда мы одни», Thomaz Mraz «Миллион», Cream Soda […]

Кытай Генераль консулы КФУ студентларын Яңа ел белән котлады

У Инцинь әфәнде укучыларга бүләкләр тапшырды. Яңа ел алдыннан Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы, У Инцинь әфәнде Казанда, аерым алганда Казан федераль университетында укучы Кытай студентлары белән очрашты. Аралашу дәвамында Генераль консул студентларны кышкы сессия тәмамлануы, якынлашып килә торган Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр – битлекләр һәм Кытай чәен – тапшырды. Генераль консуллыкта […]

КФУның Яр Чаллы институты һәм көллияте студентлары шәһәрне кардан чистартырга булыша

Яшьләр автокаланың өч иҗтимагый киңлегендә эшли. Казан федераль университетының Яр Чаллы институты һәм Инженер-икътисади көллияте студентлары шәһәр хезмәтләре эшчеләренә Яр Чаллыны кардан чистартырга булыша. 22нче гыйнвардан башлап, көн саен вуз вәкилләре «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП һәм Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы эшчеләре белән кар чистарта. «Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, карны чистартуда ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте. Безгә Азатлык […]

КФУда 12нче тапкыр Шәүкәт Хәбибуллин исемендәге стипендияне тапшырдылар

Аңа Физика институтында укучы Алинә Ихсанова лаек булды. Казан федераль университеты Физика институтының 6нчы курсында белем алучы Алинә Ихсанова Шәүкәт Хәбибуллин исемендәге стипендиягә лаек булды. Ул 2015нче елда гамәлгә куелган һәм КФУның Гыйльми советы карары белән елга ике тапкыр яхшы укучы, астрономия һәм космик геодезия өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрә, фәнни конференцияләрдә актив катнаша яки физика, […]

КФУ студентлары «Кадрлар резервы» проектына чакырыла

Гариза кабул итү кампаниясе 30нчы гыйнварга кадәр дәвам итә. Казан федераль университеты студентлары «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектында катнашырга чакырыла. Ул, 2009нчы елдан башлап, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә уздырыла. «Кадрлар резервы»ның төп максаты – Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм аларны үстерү. Әлеге проект республика […]