КФУ студентлары ТР Фәннәр академиясе стипендиясенә ия булды

Ул талантлы яшьләрне бүләкләү, фәнни тикшеренүләрне һәм техник эшләнмәләрне стимуллаштыру өчен булдырылган. Казан федераль университетының ике студенты 2021-2022 уку елының икенче семестрында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең стипендиатлары булды. Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының (әзерлек юнәлеше – «Нефть-газ эше», профиль – «Нефть, газ һәм табигый битумнар технологияләре») Алфаяад Әссим Гани Һашим һәм Фундаменталь медицина һәм биология […]

КФУда «Тоталь диктант» язачаклар

Казан университеты Казанда акция уздыру мәйданчыкларының берсе.  9 апрельдә Казанда «Тоталь диктант»  унынчы юбилей бөтендөнья акциясе узачак. Аның максаты – грамоталылыкны һәм рус телен популярлаштыру. Казан федераль университеты акциянең партнеры һәм аны уздыру мәйданчыкларының берсе булып тора. Катнашучылар КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан урамы, 2) 345, 346, 355 нче аудиторияләрдә үз белемнәрен тикшерә […]

КФУ командасы бухгалтерлык исәбе буенча олимпиада призеры булды

Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары икенче урынны яулады һәм шәхси номинациядә билгеләп үтелде. Россия Халыклар дуслыгы университетында бухгалтерлык исәбе буенча «Бухучет вокруг нас» Евразия студентлар олимпиадасы тәмамланды. Анда Казан федераль университеты командасы Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Беларуссия, Донецк халык республикасыннан 32 әйдәп баручы югары уку йорты арасында икенче урынны яулады. Бухгалтерлык исәбе буенча ярышлар […]

КФУ командасы хирургия буенча олимпиадада призлы урыннар яулады

Студент-медиклар яңа рекорд куйды – индивидуаль зачетта биш призлы урын. Пермьдә хирургия буенча ХI Идел буе студентлар олимпиадасы тәмамланды (академик М.И.Перельман исемендәге хирургия буенча XXX Халыкара студентлар олимпиадасының ярымфиналы). Казан федераль университеты студентлары җиңүче һәм призерлар исемлегендә.  Халыкара студентлар олимпиадасының ярымфиналы Академик Е.А.Вагнер исемендәге Пермь дәүләт  медицина университетында узды. Ярышта Идел буе шәһәрләреннән 12 команда катнашты. […]

КФУ “Җир сәгате” акциясенә кушылачак

Бу көнне университет биналарының архитектура-декоратив яктырткычларын сүндерәчәкләр. Казан федераль университеты кабат “Җир сәгате” экология акциясендә катнашачак. 26 мартта 20.30дан 21.30 сәгатькә кадәр Казан федераль университеты биналарының архитектур-декоратив яктырткычлары сүндереләчәк. Ел саен үткәрелә торган “Җир сәгате” экологик акциясе Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан 2007 елда башланып китте. Ул символик характерга ия һәм планетаның табигатенә һәм […]

КФУның «Сәламәтлек поезды» акциясендә 1100дән артык кеше катнашкан

Быелгы сезон чаралары тәмам. Казан федераль университетында студентлар һәм хезмәткәрләрнең “Сәламәтлек поезды” дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү акциясе тәмамланды. Чараны «Казан юлбарслары» студентлар спорт клубы һәм Яшьләр сәясәте департаменты оештырды. “Поездга” эләгергә теләүчеләр саны һәрвакыт бирелгән урыннар саныннан артып китә. Чара чит ил студентлары арасында аеруча зур уңышка ия, алар өчен бу чаңгыда шуарга өйрәнү һәм традицион кышкы күңел […]

Альберт Ризванов: ««Стелс-омикрон» коронавирусның алдагы штаммын кысрыклап чыгара»

Яңа штамм бигрәк тә йогышлы. Хәзер дөньяда коронавирусның төп варианты булып “стелс-омикрон”  (В.2) дип аталганы калды. Мәсәлән, Бөекбританиядә йоктыруның барлык очракларының өчтән икесе нәкъ менә ВА.2 гә туры килә,  өчтән бере – ВА.1 гә (“башлангыч “омикрон”) карый. Бу хакта Медиакоммникацияләр үзәгенә  КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов хәбәр итте. Профессор әйтүенчә, “стелс-омикрон” […]

КФУ студентлары “РЖД”га эшкә урнаша ала

Студентлар Горький филиалының техник паркында булдылар. Казан федераль университеты студентлары «Федераль пассажир компаниясе» АҖ Горький филиалының Казан вагон участогында булдылар. Федераль пассажир компаниясе (ФПК) – “Россия тимер юллары” холдингы карамагындагы россия компаниясе. Россия тимер юллары – эре илкүләм тимер юл ташучысы, тимер юл инфраструктурасы төзелешен оештыручы һәм хуҗасы. ФПК пассажирлар йөртү һәм йөк багажын тимер […]

КФУ эксперты Казанда кайчан җылытачагын әйтте

Киләсе ун көн климат нормасына якын булыр дип фаразлана. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев якын көннәрдә Казанда һава торышы  нинди булачагы турында сөйләде. “Мартның беренче яртысында уртача температура -8,2 градус тәшкил итте. Норма буенча -5 градус булырга тиеш иде. Март башында һава торышының […]

Казан университетында «Белем территориясе» фестивале узды

Анда КФУның меңнән артык студенты, укучысы катнашты. Казан федераль университетында «Белем территориясе» фән фестивале узды. «УНИКС» залында узган чарада меңнән артык студент һәм укучы катнашты. Программада Россия фәне көненә багышланган тантаналы чара, социогуманитар, табигать фәннәре һәм инженер-техник профильләре буенча интерактивлар, белем бирү лекцияләре узды, аларның берсен Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мустафина укыды. «Бүген […]