КФУ эксперты кызуны ничек җиңелрәк кичерергә икәнен сөйләде

Иң элек ачык һавада озак йөрүдән качарга кирәк, бигрәк тә иң кызу вакытта – 11 дән 17 сәгатькә кадәр. Кызуны ничек җиңелрәк кичерергә, куркыныч янаган төркемгә керүче кешеләргә күпме сыеклык кулланырга, ә нинди ризыктан тыелырга кирәк? Татарстан Республикасында көтеләчәк 30 градуслы эсселек уңаеннан бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә Университет клиникасының профилактика бүлеге мөдире […]

КФУ лицеисты берьюлы ике фән буенча БДИдан югары балл алды

IT-лицейны тәмамлаган Аделина Алимова ике тапкыр йөз баллы булды. Бердәм дәүләт имтиханы бер үк вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханы һәм вузларга керү имтиханы да булып тора. Бу үзенчә «ике куян артыннан куу»да мәктәп елларында тупланган белемнәрне күрсәтү генә түгел, дулкынлануны да җиңәргә кирәк. Җәмгыять белеме һәм информатика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Казан федераль университеты лицейларының […]

Дмитрий Таюрский фән докторы һәм кандидаты дипломнарын тапшырды

Аларга 17 кеше ия булды. Доктор һәм фән кандидатлары дипломнарын тапшыру тантанасы Казан университеты тарихы музеенда  булды. Чара КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский катнашында узды. “Сезне фәннәр кандидаты һәм докторына дипломнар алу белән котлыйм – бу сезнең тормышыгызда зур адым, теге яки бу фәнни активлык, эш белән бәйле этапны үтү. Ләкин бу тукталып калырга […]

Абитуриентлар ни өчен КФУны сайлаулары турында сөйләделәр

Казан федераль университетында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Казан федераль университеты абитуриентлары югары белем алу өчен КФУны сайлавы турында сөйләделәр. Казан университетында тулы куәткә кабул итү кампаниясе бара. Искәртәбез, КФУда БДИ нәтиҗәләре буенча яки кереш сынауларсыз документлар 25 июльгә кадәр, ә өстәмә кереш сынаулар (шул исәптән иҗади һәм һөнәри юнәлеш буенча) бирүче кешеләр – 15 […]

КФУда лекция белән «Наука» телеканалы вәкилләре чыгыш ясаячак

​​​​ Чара 1 июльдә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе шоу-румында узачак. 1 июльдә Казан федераль университетында “Наука” телеканалы белгечләре: фәнни мөхәррир Иван Семенов, фәнни-популяр программаларның креатив продюсерлары Мария Делун һәм Алексей Резепкин лекцияләр укыячак. Чара 11.00 сәгатьтә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе (Нужин профессоры ур., 1/37) шоу-румында узачак. Анда катнашу өчен студентлар, яшь галимнәр, КФУ […]

КФУ галиме: «Кояшлы бөркетләрнең балалары барлыкка килде»

2021 елда башланган ерткыч кошларның оясын онлайн-күзәтү дәвам итә. Орнитолог, Казан федераль университеты Алабуга институтының «Кошлар мониторингы һәм аларны саклау» укыту-фәнни лабораториясе җитәкчесе Ринур Бекмансуров Алтын (Altyn) һәм Алтынай (Altynaj) кояшлы бөркетләр  оясыннан трансляция проектын дәвам итә. Стрим 2021 елның мартында Татарстанның Әлмәт районында эшли башлаган. Быел күзәтү дәвам итте. Беренче трансляцияләр язын Алтын һәм […]

КФУда үзбәк югары уку йортларының ун проректорына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырдылар

Алар «Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү» программасы буенча укулар узды. Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанслар институтының «Инновацион, технологик һәм социаль үсеш ачык институты» югары мәктәбендә Үзбәкстан Республикасы югары уку йортларының ун проректорына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды. «Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү» программасы буенча укыган үзбәк югары уку йортлары вәкилләре документларны КФУның тышкы элемтәләр буенча […]

КФУда Татарстанда медицина юнәлеше буенча беренче магистратура ачылды

Аны тәмамлаучылар сәламәтлек саклау өлкәсендә җитәкче урыннарда эшли алачак. Казан федераль университетында «Иҗтимагый сәламәтлек саклау» («Сәламәтлек һәм озын гомер») юнәлеше буенча магистратурага документлар кабул итү башланды. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы мөдире Тимур Зефиров кемнәрнең ике ел эчендә медицина белеме ала алуы һәм бу юнәлешне тәмамлаучыларның кайда эшләячәге […]

Казан университеты югары уку йортларының медиаактивлык рейтингы өчлегенә керде

Россия университетларын билгеле бер критерийлар буенча бүлү нәтиҗәләре 2022 елның маенда басылып чыкты.  Россия Фән һәм югары белем министрлыгы агымдагы елның май аенда югары уку йортларының медиа активлыгы рейтингын тәкъдим итте. Рейтинг Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы 218 югары уку йортының медиа активлыгын исәпкә ала. Казан федераль университеты анда өченче урынны алды. Рейтингта югары […]

КФУ профессоры җәйгә һава торышын фаразлады

Май аенда аномаль салкын су коену сезоны башлану вакытына тәэсир итми калмады. Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, июнь һәм август айларында һава торышы климат нормасы чикләрендә булачак. Июльдә исә түбән температуралы фонны көтәргә мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры, география фәннәре докторы Юрий […]