Казандагы КХР Генераль консуллыгы хезмәткәрләре КФУда булдылар
Кунаклар тарих музеен һәм “Ленин” аудиториясен карады. Казан федераль университеты КХРның Казандагы Генераль консуллыгы делегациясен кабул итте. Вице-генконсул, господин Хань Миню җитәкчелегендәге 12 кешелек төркем Казан университетының тарих музеенда һәм «Ленин» аудиториясендә булды. Кунакларны тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев каршы алды. “Безнең тарихта уртак нәрсәләр күп. Безне уртак киләчәк берләштерәчәк, аның нигезен Казан федераль […]
