КФУның IT-лицеенда аналоглары булмаган махсус робототехника лабораториясе ачылды
Өлкән сыйныф укучылары уку елы ахырына кадәр пилотсыз дирижабль һәм планетоход прототиплары булдырачак. КФУның лицеенда исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре (ИВМиИТ) институты белән берлектә оештырылган махсус робототехника лабораториясе ачылды. КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә ИВМиИТ директоры, шулай ук югары уку йортының цифрлы трансформацияләр үзәген җитәкләүче Дмитрий Чикрин сөйләгәнчә, лаборатория эшчәнлеге махсус робототехник платформаларны эшләүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, хәзерге […]
