КФУның студент отрядлары җәйге хезмәттә
Җәйге каникул вакытында югары уку йортының яшь вәкилләре педагогик, төзелеш, сервис отрядлары һәм озата баручылар отрядлары составында эшлиләр. Өченче хезмәт семестрында Казан федераль университетының 270 студенты катнаша. Алар Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә 12 студент хезмәт отряды составында эшли. “Максимум” һәм “Орфей” студент төзелеш отрядлары быел Уренгойск нефть-газ-конденсат ятмасында “Пламя” регионара студентлар төзелешендә катнашу өчен […]
