КФУ студенты – «Татар кызы-2022» титулы иясе
Энҗе Габдуллина конкурсның гран-при иясе булды. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татар кызы-2022» республика конкурсы финалы булды. Гран-при КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Энҗе Габдуллинада. Финалда Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 11 кыз катнашты. «Татар кызы» халыкара конкурсы – чын матурлык, талант һәм милли традицияләр бәйрәме. Конкурсның максаты – яшьләрнең […]
