КФУ китапханәсе фондыннан XIX гасыр басма Коръәне Мәскәүдә тәкъдим ителде

Күргәзмә мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәтенең 1400 еллыгына һәм Идел Болгарстанында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган. Мәскәү җәмигъ мәчетенең ислам музеенда «Кәлам Шәриф – бөек мирас» күргәзмәсе булды. Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондларыннан басма Коръән күргәзмә экспонатлары булды. Күргәзмәне ачу мөселман дөньясы илләреннән Россиядә фәтвәләр бастыру буенча I Халыкара симпозиум кунаклары катнашында […]

КФУ аспиранты яшь галимнәр конкурсы лауреаты булды

Ул International Conference on Advanced Laser Technologies конференциясе кысаларында узды. Мәскәүдә инновацион лазер технологияләренә һәм аларның югары технологияле сәнәгать кушымталарына багышланган International Conference on Advanced Laser Technologies (ALT’22) халыкара конференциясе узды. Казан федераль университеты Физика институтының оптика һәм нанофотоника кафедрасы аспиранткасы Елена Черных чара кысаларында үткәрелә торган яшь галимнәр конкурсы лауреаты булды. Аның доклады термоплазма […]

КФУ спортчылары фиджитал-уеннарда булдылар

Казанда классик һәм киберспортны берләштерүче беренче халыкара уеннар уза. Казан федераль университетының «Казан юлбарслары» студентлар спорт клубы командасы 21-23 сентябрьдә «Казан-Экспо»да узучы классик спорт һәм киберспорт/VR-/AR-технологияне берләштерүче беренче халыкара фиджитал-уеннарда булды. Анда Россия, Беларусь, Бразилия, Төркия һәм Болгария спортчылары катнаша. Уенда катнашучылар үз күнекмәләрен реаль спорт мәйданчыгында да, виртуаль чынбарлыкта да күрсәтә. Алар дүрт дисциплинада […]

КФУ студентлары экология квест-уенында катнашты

Изумрудное күлендә чүп-чар җыю һәм сортировкалау буенча команда ярышлары узды.   Изумрудное күлендә, Юдино бистәсендә “Яшел Россия” Бөтенроссия экология өмәсе һәм “Россия суы” бөтенроссия акциясе кысаларында яр буе территориясен чистарту буенча акция узды. Казан федераль университетыннан «Чиста уеннар» квест-уен форматында узган әлеге акциядә 8 командага берләшкән 32 активист катнашты. Акцияне Татарстан Республикасының “Чиста булачак” төбәк […]

КФУда «Кризисное консультирование» квалификация күтәрү курслары башланды

Уку елы дәвамында аны вузның 1000нән артык вәкиле узачак.   Казан федераль университетында «Кризисное консультирование»»квалификация күтәрү программасы буенча укулар башланды. Курсларны беренчеләрдән булып Казан университетының Психология клиникасы хезмәткәрләре һәм волонтерлары, Яшьләр сәясәте департаментының медик-профилактик эшне һәм психологик ярдәмне оештыру бүлеге психологлары, шулай ук КФУның Чаллы һәм Алабуга институтлары психологлары узачак. «Бу кадрлар әзерләү генә түгел. […]

КФУ студентлары һәм аны тәмамлаучылар фәнни роталарда хезмәт итә ала

Махсус хәрби бүлекләр иң талантлы студентлар  хәрби бурычын үтәү өчен эшләнгән. 2022 елның көзге чакырылышы 1 октябрьдә башлана һәм 31 декабрьгә кадәр өч ай дәвам итә. Казан федераль университетында фәнни роталарны комплектлау буенча эш алып барыла. Фәнни рота- әзерлекнең техник юнәлеш  студентларының һәм аны тәмамлаучыларның иң талантлылары хезмәт итсен өчен булдырылган махсуслаштырылган хәрби бүлекчә. 21 […]

КФУ эксперты Петербург газ форумында катнаша

Юридик факультет доценты Ольга Чепарина нефть-газ компаниясендә комплаенс-менеджерларның һөнәри үсеше турында конференциядә спикер булды.   13-16 сентябрьдә «Экспофорум»да, Казан федераль университеты катнашында, XI Петербург халыкара газ форумы уза. Ул нефть-газ тармагының конгресс-күргәзмә проектлары календареның төп вакыйгаларының берсе. ПМГФ-2022 эшлекле программасында 20 тематик юнәлеш. Программа геологик разведкадан алып, транспортлау, куллану һәм эшкәртүгә кадәр тармакның барлык юнәлешләрен […]

КФУның 150дән артык студенты җәен әйдаман булып эшләде

Вузның педагогик студент отрядлары вәкилләре Татарстан һәм Краснодар крае балалар лагерьларында мәктәп укучыларының ялын оештырды.  Казан федераль университетының 150дән артык студенты бу җәйне Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае балалар сәламәтләндерү лагерьларында әйдаман, өлкән әйдаман һәм педагог-оештыручы булып эшләгән.  КФУның Студент отрядлары штабында студентларның 5 педагогик отряды эшләп килә. Шуларның өчесе – «Тайгер», «Сапфир» һәм «Фрактал» […]

Индонезиядән килеп укучы КФУ магистранты Рус георграфик җәмгыятенең халыкара стажировкасында катнашты

Росмариани Маналу Алтай Республикасында булды. Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанслар институты магистранты, “Туризм” белгечлеге буенча белем алучы Росмариани Маналу Алтай Республикасында барган Рус географик җәмгыятенең (РГО) халыкара стажировкасында катнашучы булды. Проект Россия һәм чит ил яшьләре арасында география, экология һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән һәм РГО грантлары ярдәмендә уза. Аны оештыручы – […]

Каһирә, Әнкара һәм Тәһранда КФУ абитуриентлары өчен курслар башлана

Казан университетына укырга керү өчен аларны КФУда квалификация күтәрү программалары узган укытучылар әзерләячәк. Мисырдан, Төркиядән һәм Ираннан чит ил абитуриентлары, үз илләреннән китмичә, Казан федераль университетына укырга керергә әзерләнү мөмкинлеге алачак. Агымдагы уку елыннан КФУның әзерлек факультеты рус теле һәм башка гомумбелем бирү предметлары буенча махсус программалар башлап җибәрә. Беренче тапкыр мондый практика узган елда […]