«Смородина» ансамбле КФУның иң яхшы студентлар иҗат коллективы дип танылды
Кызлар рус, болгар, грузин, украин, фин телләрендә халык җырларын башкаралар. Казан федераль университетында «Смородина» халык җыры ансамбле нибары ике ел ярым эшли. 2022 елда ул «КФУ ел студенты» конкурсының «Иң яхшы студентлар иҗат коллективы» номинациясендә җиңүче һәм «Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестиваленең беренче дәрәҗә лауреаты булды. Ансамбль нигездә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар […]
