КФУда казан халкына кышның өченче аенда нинди һава торышы көткәне турында сөйләделәр

Башкалада февральдә уртача тәүлек һава температурасы нормасы минус 9,7 градус тәшкил итәчәк. Россия Гидрометео үзәге мәгълүматлары буенча, февральнең беренче көнендә Казанда болытлы һава, явым-төшемсез. Бу көнне 1967 елда (129 еллык күзәтүләр мәгълүматлары буенча) термометр баганасы рекордлы минус 35,2 градуска кадәр төшкән. Температура максимумына бер ел элек ирешелгән һәм “плюс” билгесе белән 1,5 градус тәшкил иткән. […]

Фитнес-аэробика буенча КФУ җыелма командалары бөтенроссия ярышлары призерлары булдылар

Спортчылар «степ-аэробика» һәм «аэробика 5 человек» дисциплиналарында ике бронза медаль комплектын алып кайтканнар. 27 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Чебоксарда фитнес-аэробика буенча Бөтенроссия ярышлары узды, анда Казан федераль университеты студентлары да катнашты. Ярышлар Россия фитнес-аэробика федерациясе эгидасы астында Чуваш Республикасы фитнес-аэробика федерациясе белән берлектә узды. Ярышларда Чебоксар, Яңа Чебоксар, Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Мурманск, Казан, Калуга, […]

КФУ студенты 3D-принтер проектын ясый һәм балаларга робототехника укыта

Өченче курс студенты Григорий Маслов уку белән бергә шулай ук модельләштерү түгәрәген дә алып барырга планлаштыра. Педагог һәм остаз елында Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәге укуны хобби белән берләштереп кенә калмыйча, укытучылык эшчәнлегендә үз осталыкларын актив кулланучы студентлар турында сөйли. Элегрәк сүз үзе дроннар җыя һәм балалар өчен дроннар буенча курс укыта торган студент Беркант […]

«Смородина» ансамбле КФУның иң яхшы студентлар иҗат коллективы дип танылды

Кызлар рус, болгар, грузин, украин, фин телләрендә халык җырларын башкаралар. Казан федераль университетында «Смородина» халык җыры ансамбле нибары ике ел ярым эшли. 2022 елда ул «КФУ ел студенты» конкурсының «Иң яхшы студентлар иҗат коллективы» номинациясендә җиңүче һәм «Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестиваленең беренче дәрәҗә лауреаты булды. Ансамбль нигездә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар […]

КФУ доценты «Географик Дзен» эшли

Ачык лаборатория тиешле телеграм-каналны күздә тота. Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының география һәм картография кафедрасы доценты Ирина Мальганова – “Татарстан Республикасы өчен  иң яхшы 50 инновацион идея” XVIII республика конкурсында җиңгән 14 КФУ вәкиленең берсе. Иң яхшыларның исемнәре узган елның декабрендә игълан ителде. Алар арасында  студентлар һәм мәктәп укучылары өчен  telegram-канал форматында “Географик Дзен” […]

Казан университеты – “Щелкунчик” премиясе Гран-при иясе

UVillDance бию коллективы “Эстрада биюе” номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Мәскәүдә хореография сәнгате өлкәсендә “Щелкунчик” илкүләм телевизион премиясе тәмамланды. Казан федераль университетының UVillDance бию коллективы җиңүчеләр арасында. Быел өч көнлек телевизион бәйгедә Россиянең һәм Беларусиянең 300 алдынгы бию коллективыннан биш меңнән артык биюче катнашты. Халык, эстрада, классик, заманча, бал һәм урам биюләре осталары зур сәхнәдә […]

Кытай Яңа елы алдыннан КФУда бәйрәм концерты узды

Тантаналы чарада Казандагы КХР генераль консулы  булды. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кытай Яңа елының бәйрәм концерты узды. Чарада Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы, Сян Бо әфәнде катнашты. Кунакны Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев озатып йөрде. “Берничә көннән без Кытай Яңа елын каршы алачакбыз. Яңа ел кичәсе […]

КФУ эпидемиологы: «Прививка авырмаска яки авыруны җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә»

Татьяна Шляпченкова ревакцинация узарга кирәклеге турында искәртте. Казан федераль университетының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова короновирус инфекциясеннән кемгә һәм кайчан прививка ясатырга кирәклеген аңлатты. “Кайберәүләр, әгәр алар кайчандыр коронавирус белән авырган булсалар, икенче тапкыр инде авырмаячакбыз, дип саный. Бу алай түгел, – ди Татьяна Шляпченкова. – Короновируска каршы антитәнчекләр титрлары ярты елдан кискен кими. Моннан […]

КФУ хезмәткәрләренең һәм студентларының социаль сораштыру нәтиҗәләре тәкъдим ителде

Алар университет – үз-үзеңне тормышка ашыру өчен яхшы мәйданчык, дип ышана. Казан федераль университетының мониторинг социологик тикшеренүләр үткәрү комиссиясе студентларның һәм югары уку йортының профессорлар-укытучылар составының социаль хәлен бәяләде. Октябрь-ноябрьдә үткәрелгән анкета сораштыруында  5720 студент һәм 1139 укытучы катнашкан. “2022 елда КФУда укулары белән горурлана торган студентлар саны артты, – дип хәбәр итте «Детерминанты социального […]

КФУ галиме заманча католицизм турында лекция укыячак

Milmax Science фәнни лекториясенә теркәлү дәвам итә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 13 гыйнварда Milmax Science лекториясе була. “Яшь әти” һәм “Яңа әти” сериаллары: дини анализ һәм фикер алышу” лекциясе белән Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының дин белеме кафедрасы ассистенты, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал (Татар китабы йорты) мемориаль фатиры […]