КФУ студенты танышу өчен мобиль кушымта эшли
Murror Россиядән күптән түгел киткән танылган чит ил сервисын хәтерләтә, әмма эзләү алгоритмнарында аерылып тора. Казан федераль университеты Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының (ИТИС) 4 нче курс студенты Диләрә Кашапова «Студентлар стартабы» конкурсының III нче чиратында «Murror танышу өчен мобиль кушымта» проекты белән җиңүче булды. Исегезгә төшерәбез, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар […]
