КФУ студентлары тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышларыннан алтын һәм көмеш медальләр белән кайтты

Алар IX Бөтенроссия җәйге универсиадада катнашачак.  Люберцы шәһәрендә студентлар арасында Бөтендөнья тхэквондо федерациясенең тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Казан федераль университеты спортчылары исәбендә алтын һәм көмеш медальләр. Ярыш – Башкортостанда узачак IX Бөтенроссия җәйге Универсиадасына сайлап алу этабы булып тора. 74 килограммга кадәрге авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында беренче урынны Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) […]

Укулар вакытында КФУда оператив рәвештә 1240 кеше эвакуацияләнгән.

Пилотсыз очкыч һөҗүме белән бәйле гадәттән тыш хәл өйрәнелде. Казан федераль университетында югары уку йорты объектларына пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) куркынычы янаганда тактик-махсус өйрәнүләр узды. Бу укуларны үткәрүне Казан университеты җитәкчелеге тәкъдим итте, дип хәбәр итте КФУның комплекслы куркынычсызлык буенча проректоры Ришат Гузейров. “Хәзер МХО уза торган территориядән БПЛА очып килү куркынычы бар. Без КФУ […]

Казан университетында Юридик факультетны тәмамлаучылар көне билгеләп үтелде

Укуны иң яхшы тәмамлаучыларны  һәм юридик факультет укытучыларын хөрмәтләделәр. Казан федераль университетында Юридик факультетны тәмамлаучылар көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Педагогика, хокук һәм иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш керткән юрфакны тәмамлаучыларга һәм укытучыларга премияләр тапшырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Рафаил Гыйльманов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, […]

КФУ студентлары цифрлы технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия студентлар киберкөрәшендә алтын яулады

Турнир барышында команда 24 тиз чишелеш таләп иткән хәлне тикшерә алды. Мәскәүдә Positive Hack Days Fest халыкара киберфестивале кысаларында цифрлы технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия студентлар киберкөрәше тәмамланды. Казан федераль университеты Blue Water командасы җиңү яулады. Команда составында Физика институтында «Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати иминлеге» юнәлеше буенча дүртенче курста укучы  Сергей Супротивин (капитан), Владимир Дмитриев, Тимур Хәкимов, Исәпләү […]

КФУ ректоры Ленар Сафин Александр Невский ордены белән бүләкләнде

Тиешле указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафинга Александр Невский орденын бирде. Әлеге бүләк Россиянең дәүләт бүләкләре системасына керә. Бүген ул гражданнарга дәүләт төзелеше өлкәсендәге Ватан алдындагы аерым казанышлары өчен бирелә. Аерым алганда, КФУ ректоры күпьеллык намуслы хезмәте һәм үз вазыйфаларын башкарганда ирешкән югары […]

ТР ел волонтеры КФУда: «Миңа һичшиксез кемгәдер ярдәм итәргә кирәк»

Мария Ефремова Казан университеты студентларына үз эшчәнлеге турында сөйләде. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында (ИПО) студентлар «Добрый Татарстан-2023» республика премиясе иясе, «Татарстан Республикасы ел волонтеры» номинациясендә Гран-при яулаган  Мария Ефремова белән очрашты.  Чара КФУның яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, милләтара һәм динара низагъларны кисәтү, террорчылык идеологиясенә каршы тору һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча […]

КФУ архитекторлары Алабуга тарихи җирлеген үстерү концепциясен эшләде

Проектны әзерләү Татарстан Рәисе тарафыннан 2022 елда кушылды. Казан федераль университетының Дизайн һәм пространство сәнгате институты (ИДиПИ) экспертлары Алабуга шәһәренең тарихи җирлеген үстерү концепциясен эшләде. Концепцияне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ведомствоара шәһәр төзелеше комиссиясе бәяләде. ИДиПИ директоры Карина Нәбиуллина сөйләгәнчә, проект өстендә эш ике ел дәвам иткән. Бу вакыт дәвамында КФУ белгечләре фәнни тикшеренү һәм […]

Россотрудничество башлыгы Казан федераль университеты студентлары белән очрашты

Чит илдән килеп укучы студентлар Евгения Примаковка Россиядә уку һәм тормыш турында сөйләделәр. Казан федераль университетына читтән килеп укучы студентлар Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты. Чара ачык диалог форматында узды, анда һәр студент Россиядә ничек белем алуы турында сөйләде […]

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумында КФУның шәрык мәдәниятләре фестивале ачылды

Аның төп оештыручысы Халыкара мөнәсәбәтләр институты булды. Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узучы Казан федераль университетының беренче көнчыгыш мәдәнияте фестиваленә старт бирелде. Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Йәмән Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Салем Әл-Вәхейши мөрәҗәгать итте. Ул оештыручыларга рәхмәт […]

КФУны тәмамлаган кыз спорт самбосы буенча Европа чемпионатында алтын яулады

Ксения Задворнова – Казан университетында уку, җиңү һәм киләчәккә планнар турында. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган Ксения Задворнова 72 килограммга кадәр үлчәмдә кызлар арасында спорт самбосы буенча Европа чемпионатының алтын медаленә лаек булды. Ярышлар Нови-Саде шәһәрендә (Сербия) узды. “Барысы да планлаштырганча килеп чыкты”, – дип тасвирлый чемпионатка әзерлекне егерме биш яшьлек спортчы. Сербиядәге ярышларга […]