КФУ белгече кышкы каникулларны ничек итеп нәтиҗәле үткәрү турында сөйләде

Тәкъдимнәр психик сәламәтлекне саклап калырга гына түгел, ә каникулларны файда белән үткәрергә дә ярдәм итәчәк. Озакламый студентларның кышкы каникуллары башлана, көндәлек ыгы-зыгыда вакыт җитмәгәнне башкару өчен бик яхшы мөмкинлек туа. Ялларны ничек файдалы итеп үткәрү турында Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы доценты Ольга Кукушкина сөйләде. Каникуллар, […]

КФУ ректоры Ленар Сафинның Россия студентлар көне белән котлавы

Татьяна көне – югары уку йортларының барлык буыннарында иң яраткан һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Кадерле студентлар, Казан федераль университеты магистрантлары һәм аспирантлары! Сезне чын яшьлек һәм күңел ачу бәйрәме – Россия студентлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Император Александр I указы буенча 1804 елда безнең югары уку йортының данлыклы тарихы башлана, һәм менә 219 ел […]

КФУ студенты – армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры

Илвир Сәрвәров Россиянең спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Казан федераль университетының Яр Чаллы институты студенты Илвир Сәрвәров армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры булды. Түбән Камада узган ярышларда округның 10 төбәгеннән 400 спортчы катнашты. Илвир Сәрвәровның (80 кг авырлык категориясе) тренеры – югары квалификацион категорияле укытучы, ТР физик культура һәм спорт отличнигы, […]

КФУда МДУ профессоры Наталья Зубаревич лекция укыды

Төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше өлкәсендәге белгеч  яңа икътисадый шартларда Татарстанның перспективалары турында сөйләде. Казан федераль университетында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты география факультетының Россия икътисадый һәм социаль география кафедрасы профессоры,  Социаль сәясәт бәйсез институтының «Россия регионнарының социаль атласы» төбәк программасы директоры  Наталья Зубаревич “Яңа икътисадый шартларда Россия төбәкләре (Илкүләмендә Татарстан)» темасына чыгыш ясады. Югары уку […]

КФУ метеорологы тагын кар явачагы турында хәбәр итте

Ике көн эчендә, пәнҗешәмбе һәм җомга көнне, Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, айлык явым-төшем нормасының өчтән бере явачак. Казан университетының метеорология обсерваториясе мәгълүматларына караганда, Казанда көн ярым эчендә якынча алдагы ике атнада булган кадәр, 10 миллиметр чамасы явым-төшем яуган. “Хәзер кар капламының биеклеге 46 сантиметр тәшкил итә. Бу сан февраль күрсәткечләренә тәңгәл. Карның күп явуы шәһәр […]

КФУ галимнәре гало (һалә) барлыкка килүнең өч сәбәбен атадылар

Бу көннәрдә республикада тәэсирле оптик күренеш күзәтелде. Бу көннәрдә Татарстан халкы кояш тирәсендә көчле тәэсиргә ия яктылык каймасын – галоны (һалә) күзәтте. Бу күренеш турында тулырак мәгълүмат – КФУның медиакоммуникацияләр үзәге материалында. “Республика халкы күзәткән гало (һалә) – уртача киңлекләр өчен сирәк күренеш түгел. Ул түбән температуралар фонында дымлы һава массасын күрсәтә. Моңа нормадан 9 […]

КФУда Яшь тәрҗемәчеләрнең Шәрәф Мөдәррис исемендәге ачык конкурсы башланды

Чарада Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучылары катнаша ала.  Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) базасында Яшь тәрҗемәчеләрнең Шәрәф Мөдәррис исемендәге  еллык конкурсы старт алды. Чараны Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Чүпрәле муниципаль районы администрациясе белән берлектә ИФМК оештыра.  Бәйгенең төп бурычы – телләрне һәм матур әдәбиятны өйрәнүгә зур […]

КФУ галиме космос турында күзаллаулар үсеше турында сөйлиячәк

Физик Сергей Сушков Milmax Science фәнни лекториясендә чыгыш ясаячак. ТР Милли китапханәсендә ел саен Milmax Science фәнни лекториясе уза. Спикерлар арасында – Казан федераль университеты Физика институтының чагыштырмалылык һәм гравитация теориясе кафедрасы мөдире Сергей Сушков. Галим 14 гыйнварда “Күк сфералары музыкасы” лекциясе белән чыгыш ясаячак. Борынгы философик традициядә галәм камил музыкаль гармониядә, аның асылы Аристотель […]

Мәктәп укучылары өчен төбәкне өйрәнү математик мәсьәләләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Казан федераль университеты мәктәп укучылары өчен VIII төбәкне өйрәнү математик мәсьәләләре конкурсын үткәрә. Анда Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Алар кече (5-6 сыйныф), урта (7-8 сыйныф) һәм өлкән (9-11 сыйныф) – өч яшь төркемендә ярышачак. Конкурска 31 гыйнварга кадәр гариза бирергә кирәк. Тәкъдим ителгән материал […]

КФУ мәктәп укучылары өчен «Менделеев варислары» олимпиадасын үткәрә

Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә бүләк отачак. Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең гомуми белем бирү мәгариф оешмасының 9-11 сыйныф укучыларын химия һәм химия технологияләре буенча «Менделеев варислары» олимпиадасында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр – 100 мең, призерлар – 30 мең  күләмендә бүләккә ия булачак. Шундый ук […]