Матурлыкның инновацион технологияләре турында КФУ эксперты

Химия институтның аналитик химия кафедрасы доценты Анна Гедмина заманча косметологик чараларның нәрсә белән аерылып торуын аңлатты. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары,  аналитик химия кафедрасы доценты Анна Гедмина биологик актив химик матдәләр кулланып ясалган төрле инновацион косметологик чаралар тирегә […]

Мәктәп укучыларының “Потомки Менделеева” олимпиадасына йомгак ясалды

Ул бөек химикның 190 еллык юбилеена багышланган. Менделеевск шәһәрендә химия һәм химия технологияләре буенча мәктәп укучыларының «Потомки Менделеева» олимпиадасын ябу тантанасы булды. Олимпиада 29 февральдән 3 мартка кадәр узды һәм бөек химик Дмитрий Менделеевның 190 еллык юбилеена багышланды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 723 укучы катнашты, шуларның 60ы финалга узды. “Олимпиадада катнашучылар күп булды. Алар арасында […]

КФУ лицеистлары беренче тапкыр фиджитал-футбол буенча турнир уздырды

Матчларны Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейның унынчы сыйныф укучылары оештырган. Казан федераль университетының IT-лицее һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары фиджитал-футбол уйнады. Турнир матчлар уздыруның ике төрле форматын – digital һәм physical ны тоташтырды. Чара беренче тапкыр оештырылды һәм КФУның IT-лицее базасында узды. Идея авторлары һәм оештыручылар булып Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейның 10 нчы сыйныф укучылары […]

КФУ клиникасы хирурглары 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып сирәк операция ясадылар.

Ул үзен яхшы хис итә һәм өенә кайтырга әзерләнә. Казан федераль университетының Университет клиникасы кан тамырлары хирурглары, 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып, сирәк операция ясадылар. Ул униклиниканың йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге командасына рәхмәт әйтеп туймый. Хастаханәгә аны ашыгыч ярдәм машинасында алып килгәннәр. Кызы белән төшке аш вакытында хатын-кыз иңендә һәм кулларында кискен авырту тойган. […]

КФУда фән докторлары һәм кандидатлары дипломнарын тапшырдылар

Фәнни дәрәҗә бирелү турындагы дипломга 16 кеше лаек булды.  Казан федераль университетында тантаналы рәвештә фән докторларына һәм кандидатларына дипломнар тапшырылды. “Бүген без яңа галимнәр барлыкка килү белән горурланабыз. Моның Татарстан Республикасындагы Фәнни-технологик үсеш елында булуы бигрәк тә сөенечле. Әлбәттә, сезнең фәнни тикшеренүләрегезне дәвам итүегезне һәм диплом яки премия алу өчен, бу залга тагын килүегезне теләр […]

КФУ вәкилләре «Киләчәк уеннары»нда лекцияләр белән чыгыш ясаячак

“Киләчәк шәһәре” мәйданчыгында алар IT-өлкәнең нәрсә белән файдалы булуы, ясалма интеллект, циркад ритмнары һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр. Казан федераль университеты вәкилләре бүген старт алган киберспорт буенча халыкара мультиспорт “Киләчәк уеннары” турнирында   фиджитал концепциясендә фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясаячак. Классик спорт һәм киберспортны берләштерүче фиджитал-уеннар Казанда 3 мартта тәмамлана. Ярышлар 21 дисциплина буенча узачак, алар […]

Казан университетында «823 нче километр» фильмы күрсәтелде

Фильм карар алдыннан тамашачылар белән продюсер Миләүшә Айтуганова очрашты. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 нче километр» фильмын күрсәтү узды. Фильмны 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышлап күрсәттеләр һәм ул язучының 115 еллыгына багышланды. «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» […]

КФУда «Огонь Победы в памяти поколений» конкурсы башланды

Анда югары уку йорты студентлары,  хезмәткәрләре һәм аларның балалары, шулай ук оныклары катнаша ала. Казан федераль университетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган әдәби-иҗади бәйгегә гаризалар кабул ителә башлады. Югары уку йорты студентларын, КФУ хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын шулай ук  оныкларын конкурста катнашырга чакырабыз. Әлеге конкурс кысаларында «Победу чтим, героев помним!» балалар рәсемнәре, «Открытка ветерану»,  […]

КФУда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Чара легендар татар каһарман-шагыйренең тууына 118 ел тулуга багышланган иде. 15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды. Каһарман шагыйрьне искә алу һәм хөрмәт йөзеннән студентлар һәм вуз җитәкчелеге килде. Бүген, 2024 елның 15 февралендә, танылган татар шагыйре һәм журналисты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. […]

КФУ “Владивосток – Луганск” гуманитар автоузышында катнашучылар аркылы солдатларга бүләкләр тапшырды

Хезмәткәрләр һәм студентлар җыйган акчага генераторлар, җылыткычлар, ноутбуклар, төзелеш инструментлары һәм башка әйберләр сатып алынган. Казан федераль университетында Россия тарих җәмгыятенең Приморье бүлеге тарафыннан оештырылган “Владивосток – Луганск” автоузышында катнашучылар артыннан Махсус хәрби операция сугышчылары өчен гуманитар ярдәм тапшырылды. Хәйрия автоузышы гуманитар конвой формалаштыруга һәм махсус хәрби операция сугышчылары өчен акча җыюга юнәлдерелгән. Ул 28 […]