КФУ орнитологы “Беренче карлыгачларны” кайчан көтәргә икәнен әйтте.
Профессор әйтүенчә, Татарстанда аномаль җылы кыш кошлар тормышында чагылыш тапкан. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия Кошларны саклау берлегенең Казан бүлеге рәисе Илгизәр Рәхимов кышкы сезонда канатлы дусларыбыз артыннан кызыклы күзәтүләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Татарстан өчен генә түгел, Россиянең башка күп кенә регионнары өчен […]
