
КФУ клиникасы хирурглары 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып сирәк операция ясадылар.
Ул үзен яхшы хис итә һәм өенә кайтырга әзерләнә. Казан федераль университетының Университет клиникасы кан тамырлары хирурглары, 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып, сирәк операция ясадылар. Ул униклиниканың йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге командасына рәхмәт әйтеп туймый. Хастаханәгә аны ашыгыч ярдәм машинасында алып килгәннәр. Кызы белән төшке аш вакытында хатын-кыз иңендә һәм кулларында кискен авырту тойган. […]