КФУда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсы җиңүчеләрен игълан итәчәкләр
Чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Казан федераль университетының Император залында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тантаналы кичә узачак, анда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсына йомгак ясаячаклар. Кичәне филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Дыганова һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Виктор Туманин […]
