Мартны озатабыз һәм апрель аен каршы алабыз: КФУ галимнәре якын көннәрдә Казандагы һава торышы турында сөйләде
Яңа айның беренче декадасында һава торышы климат нормасыннан 4 градуска югарырак булыр дип көтелә. Март Татарстанда яшәүчеләргә аномаль җылы һәм кояшлы көннәр белән истә калды. Казан федераль университетында апрельдә һава торышыннан нәрсә көтәргә икәнлеге турында сөйләделәр. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, үткән ял көннәрендә республика территориясендә һава шартлары зур Себер антициклоны йогынтысында формалашкан. Көндез һава температурасы […]
