КФУ галимнәре COVID-19 белән бәйле үз-үзеңне изоляцияләү режимы кайчан тәмамланачагын фаразлаган

Исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы хезмәткәрләре Россиядә һәм дөньяда коронавирус эпидемиясенең нинди сценарий буенча үтүен бәяләделәр. Казан федераль университетының исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы хезмәткәрләре covid-19 эпидемиясенең кайсы сценарий буенча үтүе турындагы сорауга җавап бирү өчен элементар конкрет саннар белән исәп-хисап ясадылар. Аңлашыла ки, һәр фараз, дөньяда яки аерым алынган илдә […]

КФУда белем бирү процессы дистанцион форматта өзлексез тәэмин ителәчәк

Моның өчен университетта төрле компьютер программалары һәм онлайн-платформалар кулланыла.  6 апрельдән Казан федераль университетында Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә, дистанцион форматта өзлексез белем бирү процессы тәэмин ителәчәк. Моның өчен КФУда төрле компьютер программалары һәм онлайн-платформалар кулланыла. Казанның һәм Татарстанның башка күп кенә вузларындагы кебек үк КФУда белем бирү процессын бары тик электрон-мәгълүмат […]

КФУ укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге V Бөтенроссия фәнни конференциясен дистанцион форматта үткәрә

Анда 700дән артык мәктәп укучысы катнаша.  Укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясе (халыкара катнашу белән) беренче тапкыр тулысынча дистанцион форматта уза. Казан федераль университеты, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе оештырган конференциядә 4-11 сыйныф укучылары катнаша. Барлык катнашучылар да сайлап алу (читтән торып катнашу) турын уздылар инде. Йомгаклау (турыдан-туры катнашу) этабының […]

КФУда коронавирус диагностикасы өчен экспресс-тест системасын булдырачаклар

Тест-таякчык йөклелеккә тест принцибы буенча эшлиячәк.  Казан федераль университетында “ДНК фәнни-тикшеренү үзәге”  белән берлектә коронавирус инфекциясен диагностикалау өчен тест-таякчыклар булдырылачак. Бу хакта КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә прецепизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте. Хәзерге вакытта кирәкле җиһазлар сатып алу бара. […]

КФУда “онлайн” режимда лекцияләр, мастер-класслар, уеннар һәм концертлар уза

Интерактив чараларда 2000нән артык студент катнашкан. Коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә, Казан федераль университетының Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты КФУ студентлар иҗтимагый берләшмәләре белән берлектә, студентлар өчен интерактив чаралар үткәрә. Узган атнада аларда 2000нән артык кеше катнашты. Бу атнада КФУ Студентлар клубының “ВКонтакте”дагы рәсми төркемендә һәм “Инстаграм” битендә төрле […]

КФУ КДМУ белән берлектә «Медицина хокукы клиникасы» уникаль белем бирү проектын гамәлгә ашыра

Республика тарафыннан грант бирелгән проект табиб хаталарын булдырмый калуга юнәлдерелгән. «Медицина хокукы клиникасы» белем бирү проекты быелның мартында Татарстан Республикасы бюджетыннан физик затларга балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен  бирелә торган республика грант конкурсының «Карьера һәм һөнәри үзбилгеләнү» номинациясендә җиңүче булды. «Медицина хокукы клиникасы ” 2018 елда Казан федераль университетының Фундаменталь […]

КФУ профессоры Марьино күлен тергезү проектын тәкъдим итте

​​​​​​​Казанда экопаркның яр буе территориясен төзекләндерү һәм яңартуга старт бирелде. 26 мартта “Марьино күле” экопаркында аны яңарту һәм төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Проект «СМУ-88» ҖЧҖ һәм «Акварэй» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан, Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне җайлаштыру һәм судан файдалану кафедрасы катнашында эшләнде. Яңартылган экопаркның нинди булачагы турында КФУ Идарә, икътисад һәм […]

КФУда интерактив чаралар сериясе узачак

Алар 26-29 март көннәрендә булачак. Казан (Идел буе) федераль университетының яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты хезмәткәрләре КФУ иҗтимагый оешмалары белән берлектә 26-29 март көннәрендә узачак интерактив чаралар сериясен әзерләделәр. 26 март 12: 00 «Эрудит». Виджет-тест 12: 00 Спорт турында мемнар конкурсы башлана 14: 00 “Мантыйк кайда?” интеллектуаль уены 17: 00 […]

КФУ астрономы Атлантик океан аша сәяхәте турында сөйләде

Сергей Мельников Антарктиданы ачуга 200 ел тулуга багышланган Җир тирәли җилкәнле экспедициядә катнашты. Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы хезмәткәре Сергей Мельников«Паллада» җилкәнле судносында Атлантика аша сәяхәт итте.  Россия Президенты В.В.Путин карары буенча, 2020 нче ел илебездә Антарктида елы дип игълан ителде. Гыйнвар аенда Ф.Ф. Беллинсгаузен һәм М. П. Лазарев җитәкчелек […]

КФУ волонтерлары коронавирус таралу сәбәпле өйдә калган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәчәкләр

Казан университетының һәр укучысы һәм хезмәткәре волонтер була ала. Казан федераль университеты студентлары һәм хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында өйдә калырга мәҗбүр булган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәчәкләр. Махсус штаб Студентларның “КФУ – игелекле кешеләр планетасы» волонтерлар үзәге базасында Яшьләр сәясәте департаменты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Психология һәм […]