8 Март алдыннан КФУ экспертлары шәһәр халкын чәчәкләрне карап үстерергә өйрәтәчәк

Ботаника бакчасы берничә чара турында хәбәр итә.

4-5 март көннәрендә Казан федераль университетының Ботаника бакчасы белгечләре «ГринМаркет» чәчәкләр фестивалендә катнашачаклар, анда үсемлекләрне карап үстерү, тәрбияләү турында сөйләячәкләр. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, шимбә көнне, ботаника бакчасында шулай ук лекция һәм мастер-класс,  оранжереяга экскурсия узачак.

«Арт центр» да (Николай Ершов ур., 62) оештырылган Чәчәк ярминкәсендә ике көн дәвамында 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр ботаника бакчасы экспертлары коллекциядәге үсемлекләрне тәкъдим итәчәк, аларны гадәттә экскурсияләрдә генә күрергә мөмкин. Моннан тыш, килүчеләр белгечләргә сораулар бирә алачак. Аларны ничек дөрес итеп тәрбияләргә: нинди грунт кирәк, ничек су сибәргә һәм кайда кую күпкә яхшырак  икәнен әйтерләр.

“Фикус 2.0: КФУ ботаника бакчасында тере архитектура” – әлеге проектны ботаника бакчасы беренче мәртәбә тормышка ашыра. Безнең бурыч – киләчәктә ботаника бакчасындагы тематик экскурсияләрдә һәм мастер-классларда заманча фитодизайнда гамәли арбоскультура һәм бионик модельләр белән танышу мөмкинлеген һәм фикусның кайбер топиар формаларын – футуризм стилендәге ябалдашларны күрсәтү», – диде КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының Биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире  Нияз Сәлахов.

7 март көнне «Көнчыгыш көннәре» кысаларында бакча икебана сәнгатенә өйрәнергә чакыра. Программа 10.30 да Зирекле ур., 9а адресы буенча башлана. 11.00-12.00 сәгатькә кадәр тематик лекция узачак, шуннан соң ук мастер-класс булачак. 13.00 сәгатьтә кунаклар өчен экскурсия планлаштырылган.

Лекция барышында «Согецу» икебан мәктәбе остасы, «Хато» Япон мәдәни үзәге җитәкчесе Лилия Стрельникова бу сәнгатьнең ничек барлыкка килүе, нинди мәктәпләр һәм стильләр булуы, икебананың гадәти флористикадан нәрсә белән аерылуы турында сөйләячәк. Экскурсиядә кунаклар көнчыгышны символлаштырган үсемлекләрне күрәчәк. Аларның күбесен нәкъ менә шундый композицияләр булдыру өчен кулланырга мөмкин.

Урыннар саны чикләнгән. Язылу өчен телефон: +7 (951) 896-93-44.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

MAX тагы КФУ каналына кушылыгыз.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина