«Фәнни чәршәмбе» фәнни-популяр проекты дәвам итә.
7 июньдә 19.00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Фәнни чәршәмбе» циклыннан өченче очрашу узачак. “Сабантуй: тарих һәм заман” дигән темага лекцияне КФУның Этнографик музее мөдире, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Арслан Мингалиев укыячак.
Чара Казан Кремле ишегалдында узачак. Керү ирекле.
Сабантуй – татарларның иң билгеле бәйрәме, ул һәрвакыт күңел ачу, көч һәм җитезлектә төрле-төрле ярышлар белән истә кала. Ул авылларда да, шәһәрләрдә дә, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә дә киң колач белән уздырыла. Бу бәйрәм татар мәдәниятенең зур кыйммәте һәм үзенчәлеге булып тора.
Ләкин Сабантуйның тарихы нинди? Ни өчен нәкъ менә ул бәйрәмнәр арасында иң танылганы һәм истә кала торганы? Сабантуйны күпмилләтле Идел буе халыкларының охшаш бәйрәмнәре белән нәрсә туганлаштыра? Казан университеты галиме шушы һәм башка бик күп әйберләр турында сөйлиячәк.
Исегезгә төшерәбез, “Фәнни чәршәмбе” фәнни-популяр проекты Казан федераль университеты тарафыннан “Казан Кремле” Музей-тыюлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Атна саен үзәктә Кремль ишегалдында галимнәр, КФУ тикшеренүчеләре чыгыш ясый.
Шунысын да әйтеп үтик, моннан алдарак кына лекция белән Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Алтайны һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов чыгыш ясады, ул Россиянең шәрыкъны өйрәнү серләре һәм Казанның дөньяда Ислам цивилизациясе үзәге булуы турында сөйләде; шулай ук Дизайн һәм мохит сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доцентлары Михаил Яо һәм Юлиана Еманова милли костюм орнаменты турында лекцияләр укыды.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Камилла Солтанова