Кабул итү кампаниясе дәвам итә.
Казан федераль университетында укырга керү өчен 65 илдән 8 меңнән артык чит ил гражданы гариза биргән. Әлеге категория абитуриентлар өчен кабул итү кампаниясе 20 августка кадәр дәвам итәчәк.
Иң күп гаризаларны Казан университеты Төрекмәнстан, Иран, Кытай һәм Үзбәкстан гражданнарыннан кабул итте. Абитуриентларны гуманитар юнәлеш белән беррәттән табигый һәм техник фәннәр белән бәйле белем бирү программалары кызыксындыра.
“Вузга укырга керү һәрвакыт абитуриентлар, шул исәптән чит ил абитуриентлары өчен стресс чоры. Безнең мөһим бурыч – кабул итүнең гади, аңлаешлы һәм үтә күренмәле процедураларын тәэмин итү, эчтәлекле һәм вакытында консультацияләр уздыру», – ди Тышкы элемтәләр департаментының чит ил абитуриентларын җәлеп итү һәм җыю бүлеге башлыгы Рәүф Сабиров. – Быел аерым конкурс кысаларында 2,2 мең планлаштырылган урынга 8035 чит ил гражданы документлар биргән инде, бу узган кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча абитуриентлар саны белән чагыштырырлык, ә документлар кабул итү тәмамланганчы быел тагын өч атна чамасы вакыт бар”.
Чит ил гражданнары КФУга Россия Федерациясе Хөкүмәтенең чит ил гражданнарын укыту өчен кабул итү һәм квоталарының контроль саннары кысаларында түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы килешүләр нигезендә килә.
“Идарә, икътисад һәм финанслар институтын тәмамлап, Россия Федерациясе Хөкүмәте квотасы буенча магистратурада алга таба белем алу өчен КФУны сайладым. Мин кирәкле документлар пакетын әзерләдем һәм үз илемдә уңышлы сайлап алуны уздым. Май аенда миңа квоталар бирү һәм документларымны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшыру турында хәбәр иттеләр. Июньдә минем гариза каралу өчен КФУга килгән һәм шунда ук хупланган. Атна дәвамында минем белән КФУ хезмәткәрләре элемтәгә керде һәм алга таба гамәлләр тәртибен аңлаттылар. Бөтен процесс шундый тиз үтте ки, мин чыгарылыш вакытында яраткан университет диварларына сентябрьдә кабат кайтачагыма ышанган идем “, – ди КФУны тәмамлаган Үзбәкстан кызы Рүфинә Вәгыйзова.
КФУда уку өчен төрле илләрдән абитуриентлар гариза бирә, Африка һәм Латин Америкасыннан чит ил гражданнарын укытуга кызыксыну арта.
“Махсус стипендия миңа Россиянең иң абруйлы уку йортларының берсендә – Казан университетында үзем хыялланган һөнәргә өйрәнергә мөмкинлек бирде. Мин укуын дәвам итәргә теләгән һәм Россиядә шундый матур һәм якты дөнья ачарга кызыксынган теләсә кайсы студентка КФУны киңәш итә алам. Казанда тормыш бик кызыклы һәм бай, чөнки бу Россиянең иң мөһим шәһәрләреннән берсе: мегаполис өстенлекләренә дә, тыныч атмосферага да ия мәгариф, икътисад, сәяси һәм спорт үзәге ул ”, – ди Эквадордан Веластеги Мендес Джеошуа Артур.
КФУда укырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Узган уку елында университетта 100 илдән 11 меңнән артык кеше белем алды. Чит илләрдән иң күп студентлар Идарә, икътисад һәм финанслар институтында, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Фундаменталь медицина һәм биология институтында, шулай ук Халыкара мөнәсәбәтләр институтында югары белем алдылар.
Исегезгә төшерәбез, КФУга укырга керү мәсьәләләре буенча чит ил гражданнары кабул итү комиссиясенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһ., Кремль ур., 25; тел.: +7 (843) 206-50-90, +7 (960) 049-18-76 (Telegram, WhatsApp); e-mail: admission@kpfu.ru.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУда “Җәйге университет” проекты узды. Анда 30 илдән 300 чит ил кешесе катнашты.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Ксения Богданова