1 сентябрьгә чәчәк бәйләмен ничек сайларга? КФУ эксперты җавап бирә

Нинди сезонлы чәчәкләр актуаль, сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Эксперт аңлатмасы. 

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов август азагында гладиолус, кашкарый, георгин, хризантема, көнбагыш, цинния һәм гортензия сезонлы чәчәкләр булуын искәртте. Нәкъ менә алар традицион рәвештә мәктәп линейкаларының төп бизәге булып тора.

Линейкадагы бәйрәм чәчәк бәйләме өчен төп куркыныч – сусызлану һәм артык эсселек. Дымсыз һәм туры кояш нурлары астында чәчәк таҗлары коела.

“Эссегә һәм сусызлануга иң чыдам сортлар-хризантема, канәфер, альстромерия, гербера, эустома, роза һәм көнбагыш. Аларның тотрыклылыгының сере анатомия төзелешендә ята. Бу төрләрнең таҗ яфраклары тыгыз һәм каты, сабаклары калын. Линейкада, кояш астында һәм сусыз, санап үтелгән чәчәкләр бер сәгать тә, ике сәгать тә торачак”, – диде белгеч.

Чәчәк бәйләме тантана көнендә генә түгел, аннан соң да күзне шатландырсын өчен, сатып алуга игътибар белән карарга кирәк.

“Игътибар итәргә кирәк булган беренче нәрсә-бутон нигезе, касә яфракчыгы. Яңа чәчәктә алар сыгылмалы, таҗ яфракларына тыгыз яталар яки бераз тышка бөгелә төшкәннәр. Әгәр дә бутон сүлпән күренә, ә аның нигезе Скотч яки тыгыз кәгазь белән уралган икән-бу начар маскировка. Икенчесе-сабак киселгән урын. Кисем ачык, дымлы һәм табигый яшькелт төсмергә ия булырга тиеш. Өченчесе-яфрак торышы. Яфраклар ачык яшел, саргайган, коры очлы һәм шикле таплар булмаска тиеш. Лилияләргә карата аерым киңәш бар. Озак вакыт саклау өчен, ачылмаган яки әле ярыла гына башлаган серкәчле бөреләрне сайлап алу яхшырак”, – дип киңәш бирде Нияз Сәлахов.

Эстетик һәм практик өлештән тыш, мөһим аспект бар – чәчәкләрнең кеше сәламәтлегенә тискәре йогынтысы ихтимал. Әгәр дә сез укытучының зәвыгы һәм сәламәтлеге торышы турында хәбәрдар булмасагыз, эксперт нейтраль вариантларга таянырга киңәш итә.

“Ис ягыннан иң куркынычсызлары – гладиолуслар, кашкарыйлар, георгиннар, көнбагыш һәм циннияләр. Алар ачык сизелерлек хуш иссез диярлек һәм сирәк кенә аллергик реакцияләр китереп чыгара. Хризантемалар белән сак булырга кирәк, аларның исе авыр түгел, ләкин ул шактый үзенчәлекле. Укытучыны белмәсәгез, гладиолуслар яки кашкарыйлар сайлавыгыз яхшырак”, – дип йомгаклады үзәк мөдире.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Егорова