Ул бөек геометр һәм Казан университеты ректоры Николай Лобачевскийның туган көненә багышланган.
Казан федераль университеты бөтен ил белән бергә Евклид булмаган геометрияне булдыручы һәм Казан университеты ректоры (1827-1846) Николай Лобачевскийның туган көненә багышланган Математик көнен бәйрәм итә.
«1 декабрь – Казан университетының Бөек ректоры һәм оештыручысы, идеяләре үз вакытыннан күп дистә елларга алдарак булган математик Николай Иванович Лобачевскийның туган көне, – ди КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова. – Безнең югары уку йортында инде күп еллар бу дата – математика һәм Математик көне. Кышнфң беренче көнендә без һәрвакыт данлыклы ректорны һәм Евклид булмаган геометрияне булдыручыны гына түгел, төрле буыннарга караган башка математикларны да искә алабыз. Аларның барысын да бердәнбер дөрес чишелешне табу теләге һәм фәнни батырлык берләштерә. Бу көнне безнең һәр кеше һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләре өчен математиканың әһәмиятен һәм кыйммәтен ассызыклау һәм аны бөтен ил белән бергә эшләү мөмкинлеге булуына бик шатмын. Математик көне – ул фикерләүнең сыгылмалылыгын үстерә һәм киләчәккә ишекләрне ача, “акылны тәртипкә китерә торган” фундаменталь фәнгә хөрмәт билгесе. Бәйрәм белән тәбрик итәм һәм барысына да кызыклы мәсьәләләр һәм матур чишелешләр телим!”
Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты (ИМиМ) директоры вазифаларын башкаручы Марат Насретдинов бәйрәмне гамәлгә кую турындагы тәкъдим белән Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий 2023 елның ноябрендә МДУда узган математика укытучыларының Бөтенроссия съездында чыгыш ясады, дип искә төшерде. Календарьда Математик көнен беркетүне быелның май аенда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин боерды.
«Быел без беренче тапкыр күренекле датага – бөек рус галиме Николай Иванович Лобачевскийның туган көненә багышланган Математик көнен билгеләп үтәбез, – диде М. Насретдинов. – Барлык фәннәр патшабикәсенең бу бәйрәме математиканы яратучылар, дөнья фәне һәм яңа технологияләр үсешенә профессиональ өлеш кертүчеләр өчен мөһим вакыйга. Без Лобачевскийның бөтен дөньяда танылган һәм хөрмәтле галим, Казан математика мәктәбе вәкиле булуы белән горурланабыз һәм Математик көне яңа буын тикшеренүчеләрен зур ачышларга рухландырыр дип өметләнәбез.”
ИМиМ директоры вазыйфаларын башкаручы әйтүенчә, институт вәкилләре бүген матди, комплекслы һәм функциональ анализ, шулай ук алгебра һәм исәпләү теориясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. Моннан тыш, алар төрле процессларны математик модельләштерү белән шөгыльләнәләр.
“КФУ Бөтенроссия Математик көненә кушылды. Бу датага багышланган чаралар арасында – XVI Ачык Идел буе студентлар математика олимпиадасы, XI “Лобачевский и XXI век” Студентларның иң яхшы эшенә конкурс-конференция, “Лобачевские чтения” XXIII Бөтенроссия яшьләр мәктәп-конференциясе, – дип санап үтте М. Насретдинов. – Дүшәмбе көнне, 2 декабрьдә, Николай Лобачевский һәйкәленә традицион рәвештә чәчәкләр салу булачак, анда Казан университеты җитәкчелеге, Лобачевский исемендәге лицей укучылары, ИМиМ студентлары катнашачак”.
Казан университетында математика фәненең барлык төп юнәлешләре буенча диярлек иң югары дәрәҗәдә тикшеренүләр алып барылды, һәм Николай Лобачевский барлык шушы тикшеренүләрнең башында тора, дип хәбәр итте ИМиМ алгебра һәм математика логикасы кафедрасы мөдире, Идел буе федераль округының Фәнни-мәгариф математика үзәге җитәкчесе, Н.И. Лобачевский исемендәге медале һәм премиясе конкурсының жюри рәисе Марат Арсланов.
“Бөек Лобачевский белән беррәттән безнең вузда башка математиклар да эшләде, аларның фәнни тикшеренүләре фән үсешенең алдагы юнәлешләрен билгеләде, аларны да онытырга ярамый, – ди М.Арсланов. – Аларның кайберләрен генә билгеләп үтәм: XIX гасырда бу Александр Васильев, Федор Суворов, XX гасырның беренче яртысында – Казан алгебра мәктәбенә нигез салучы Николай Чеботарев, шулай ук Александр Котельников, Александр Норден, Петр Широков».
Казан университетында уздырыла торган фәнни тикшеренүләрнең зур дәрәҗәсенә югары уку йорты галимнәренең алдагы буыннары тудырган уңдырышлы мохит нәтиҗәсендә ирешелә, дип ышана КФУ вәкилләре.
Автор: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Александр Кузнецов