Үзбәкстан галимнәре КФУда стажировка уза

Чаралар дистанцион белем бирү технологияләре ярдәмендә офлайн-форматта уза.

Казан федераль университетында Үзбәкстан Республикасы Коканд дәүләт педагогика институты (КДПИ) укытучыларының «Югары мәктәп укытучыларының һөнәри компетенцияләрен үстерү стратегиясе» академик стажировкасы дәвам итә.

«Казан университетының данлыклы тарихы, КФУда тормышка ашырыла торган педагогик белем бирү моделе, дөнья рейтингларында Education өлкәсендә югары уку йортының югары позицияләре чит ил хезмәттәшләренең кызыксынуына сәбәпче», – дип аңлатты КФУны стажировка мәйданчыгы буларак сайлаулары турында Психология һәм белем бирү институты директоры Айдар Кәлимуллин.

Стажировка программасы Психология һәм белем бирү институты югары мәктәп педагогикасы кафедрасы тарафыннан булдырылган, программа җитәкчесе – Айдар Кәлимуллин, программа халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Татьяна Баклашова һәм югары мәктәп педагогикасы кафедрасы доценты Регина Сәхиева тарафыннан эшләнелгән.

«Стажировка программасы проектлар булдыру, белем бирү процессын гамәлгә ашыру һәм аның белән идарә итү һәм халыкара трендлар контекстында вузда фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә инновация форматында укытучыларның яңа компетенцияләрен булдыруга һәм булганнарын үстерүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде КФУ Психология һәм белем бирү институтының югары мәктәп педагогикасы кафедрасы мөдире Әлфия Масалимова. – Укыту барышында стажерлар фәнни тикшеренүләрнең паспортларын, үзләре укыта торган дисциплиналар буенча бәяләү чаралары фондларын, үз вузлары буенча фәнгә нигезләнгән картаны, Коканд дәүләт педагогика институтының конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру буенча “юл картасы” проектын ясаячаклар, IFTE-2022 җыентыгы өчен мәкаләләр тәкъдим итәчәкләр.

Стажировка, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, офлайн-форматта уза.

«Бүгенге көндә стажировка узучылар фасилитация һәм модерация өлкәсендә яңа күнекмәләр күрсәтә. Кафедрада булдырылган сигез модуль яңа һөнәри әһәмияткә ия булган компетенцияләрне булдыруга исәпләнгән. Алар сыгылмалы һәм поливариатив, димәк, Коканд дәүләт педагогика институтыннан булган хезмәттәшләр аларны үзләренең һөнәри эшчәнлегенә кертә алачак», – дип өстәде мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты Альмира Гарифуллина.

Аның белән КДПИның информатика кафедрасы укытучысы Светлана Мамаджонова да килешә. Ул стажировка вакытында алынган белемнәр аның методик портфелен баетачак, дип саный:

«Безнең һөнәри компетенцияләрне арттыру, КФУның профессор-укытучылар составы белән танышу, Россия вузлары арасында беренче урында торган Психология һәм белем бирү институтының фәнни-тикшеренү эшен өйрәнү максаты куелган стажировкага эләгүебезгә без бик шатбыз».

КДПИ башлангыч белем бирү кафедрасы укытучысы Мусинжон Йосыпов Казан университеты педагогларының югары профессиональлек дәрәҗәсен генә түгел, читтән килүчеләргә яхшы мөнәсәбәт булуын да билгеләп үтте:

«Казан федераль университетында уку өчен искиткеч мөмкинлекләр тудырылган. Биредә яхшы атмосферада эшли беләләр һәм эшләргә яраталар дигән тәэсир калды».

КДПИ химияне укыту методикасы кафедрасы укытучысы Икромжон Куконбоев Казан университеты укытучыларының пандемиядән соң туплаган тәҗрибәсен билгеләп үтә.

«Узган елга кадәр бер генә дәүләт дә дистанцион белем алуга әзер түгел иде. Пандемия укытуның бөтен системасын 180 градуска үзгәртте. Психология һәм белем бирү институтында да без ничек укытырга кирәклеген генә түгел, ә офлайн- һәм онлайн-форматта укытуны ничек оештырырга кирәклеген өйрәнәбез», – диде ул.

Рус теле һәм әдәбияты кафедрасының яшь укытучысы Хушнудабон Зияева компьютер технологияләре белем алуны кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә, дип саный.

«Белем бирүнең яңа максатларына – компетенциягә – йөз тоту өйрәтелә торган предметларның эчтәлеген үзгәртүне генә түгел, белем бирү процессын оештыруның методларын һәм формаларын да үзгәртүне, дәрес барышында укучыларның эшчәнлеген активлаштыруны, өйрәнелә торган темаларны чын тормышка якынайтуны һәм килеп туа торган проблемаларны хәл итү юлларын эзләүне дә таләп итә. Шуңа күрә укытуда мәгълүмати технологияләрне куллануга зур игътибар бирелүе мөһим. Чөнки алар белем бирү мохитен киңәйтә, белем бирү процессының барлык катнашучылары өчен бердәм мәгълүмати киңлек булдыра алырлык инструмент булып тора».

Математика укытучысы Хөршиджон Жумакулов барлык укучылар исеменнән Казан федераль университеты җитәкчелегенә әлеге стажировканы оештыруы өчен рәхмәтен белдерде һәм укытучылар әзерләү өлкәсендә югары уку йортының уникаль матди-техник базасын билгеләп үтте:

«Без хезмәттәшләребез белән Казан университетының укытучылар әзерләүдә катнаша торган барлык бүлекләрендә дә диярлек булдык һәм алар, чыннан да, безне таң калдырды. Без оештыручыларга, бигрәк тә Айдар Миңнемансуровичка, хезмәттәшләр-укытучылар белән аралашу мөмкинлеген булдыру өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Күп кенә яңалыкларны белдек. Без университет белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез. КФУ галимнәрен үзебездә кунакка көтәбез һәм бердәм уртак программалар ачуны өмет итәбез».

АвторыГалина Хәсәнова, КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Галина Хәсәнова