Июль-августта дүрт смена планлаштырылган.
Казан федераль университетының «Яльчик» укыту-сәламәтләндерү үзәгендә КФУ хезмәткәрләре өчен җәйге савыктыру сменалары узачак. Алар 5 июль – 31 августка кадәр, бер смена 12 көн дәвам итәчәк.
“Яльчик” Казаннан 70 чакрым ераклыкта, Марий Эл Республикасы Яльчик күле ярында “Марий Чодра” милли паркында урнашкан. Казан университеты хезмәткәрләре өчен барысы дүрт смена оештырылачак: 1 нче смена – 5 июльдән 16 июльгә кадәр, 2 нче смена – 19 июльдән 30 июльгә кадәр, 3 нче смена – 2 августтан 13 августка кадәр һәм 4 нче смена – 16 августтан 27 августка кадәр була.
Бәясе йорт категориясенә карап үзгәрә: бер сменага 16,9 меңнән 19,4 мең сумга кадәр. Көндез тору бәясе (туклану һәм бүлмә бирүдән башка) 400 сум тәшкил итә.
КФУ хезмәткәрләре профкомы рәисе Евгений Струков әйткәнчә, “Яльчик”та ял итү мөмкинлегеннән теләсә кайсы хезмәткәр файдалана ала, әмма профсоюз оешмасы әгъзалары – өстенлектә. Моннан тыш, профком әгъзалары юллама бәясенең егерме процентлы компенсациясенә дә исәп тотарга мөмкин.
«Күп еллар рәттән Яльчикка гаиләләре белән ял итәргә йөри торган Казан университеты хезмәткәрләре бар. Алар җәй көне безнең сәламәтләндерү үзәгендә ял итәргә телиләр», – дип билгеләп үтте Е.Струков.
Аның әйтүенчә, “Яльчик”та бөтен смена дәвамында ял итәргә әзер булмаганнар өчен быел ял көне турлары каралган.
Сәламәтләндерү ялын оештыруда кызыксынучы барлык хезмәткәрләр юлламаларны бүлү белән шөгыльләнүче КФУ Профкомына (Кремль ур., 18, 125 каб., телефон: 8(843) 292-76-09, 233-74-08) мөрәҗәгать итә ала.
Автор: Кристина Иванова