Посылкада барлык кирәкле әйберләр – окоп шәмнәре, медикаментлар, азык-төлек продуктлары.
Казан федераль университетында махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җыелган. Шулай итеп вуз волонтерлары алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «ТР Студентлар лигасы» Республика яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган акция кысаларында КФУ студентлары һәм хезмәткәрләре гигиена чаралары, медикаментлар, азык-төлек товарлары, шулай ук матди-техник тәэмин итү әйберләре җыйдылар. Барлыгы якынча 40 тартмада – 600 берәмлек.

“Студентлар каникулдан чыгу белән җыя башладык. Анда институтлар һәм Яшьләр сәясәте департаменты катнашты, ул, “КФУ – яхшы кешеләр планетасы” ирекле үзәге кебек үк, бу эшне координацияләде. Җыелган йөк Студентлар лигасына һәм яшь гвардиягә тапшырылды. Ул 11 марттан соң җибәреләчәк. Теләүчеләр саны елдан-ел арта, ярдәм күләме дә арта бара. Йөк махсус хәрби операция зонасына да, чик буе төбәкләренә дә китерелә. Безнең егетләрнең күбесе үзләре волонтерлар булып чыгалар. Гуманитар ярдәмне алып чыгучылар да, урында ярдәм итүчеләр дә бар», – дип сөйләде КФУ Яшьләр сәясәте Департаментының иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлеге башлыгы Анастасия Чернышова.
Университет шулай ук 2023 елда РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән “Вузлар фронт өчен!” акциясенә кушылды. Россия хәрбиләре өчен КФУ волонтерлары окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, җылы киемнәр, генераторлар һәм башка бик күп әйберләр җыйдылар.
Моннан тыш, студентлар һәм югары уку йорты хезмәткәрләре “23 февральгә солдатка бүләк” акциясендә катнаштылар. Ватанны саклаучылар көненә сугышчылар гигиена чаралары, азык-төлек продуктлары, челтәрләр һәм термобелье алдылар. Гомумуниверситет физик тәрбия һәм спорт кафедрасы координатор булды.

Җиңүнең гомуми эшенә КФУның Университет клиникасы да үз өлешен кертте. Ул медикаментлар тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, элек вуз волонтерлары хәрби хезмәткәрләргә, чик буе территорияләрендә яшәүчеләргә һәм госпитальләргә Яңа ел бүләкләре җибәргәннәр иде. 2025 елда КФУ ветераннар Советы тарафыннан 43 хәйрия акциясе уздырылган, 20дән артык маскировка челтәре үрелгән. 2022 елдан 118 шундый чара узган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында оешма 2 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыя алды. 4 ел эчендә йөк күләме 4,4 тоннадан артып киткән.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова, Гүзәл Шәрәпова

