Вуз президенты Рияз Минзарипов: “КФУ – Казанның чын символы”

КФУ президенты Казан университетын тәмамлаучыларны Үзәк Банкның тавыш бирүендә югары уку йортына ярдәм итәргә өндәде.

Россия Федерациясе Үзәк банкы 1000 сум номиналлы яңа купюрага символлар өчен халык онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте. Банкнотаның икенче ягына Казан университетының төп бинасы да эләгергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, яңа мең сумлык банкнота Идел буе федераль округына багышланачак. 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк тавыш бирүгә Идел буе регионнары өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә зур кыйммәткә ия булган истәлекле урыннар тәкъдим ителде. Исемлеккә барлыгы Идел буе федераль округының 25 истәлекле урыны керде: музейлар, һәйкәлләр, университетлар һәм күперләр. Алар арасында Казан университетының төп бинасы да бар.

КФУ президенты Рияз Минзарипов билгеләп үткәнчә, яңа мең сумлык купюрада университетның сурәтләнүе –  югары уку йортын, аның илнең фәнни-мәгариф һәм иҗтимагый тормышындагы ролен тану.

“Безнең университет-Казанның чын символы, чөнки ул һәрвакыт шәһәрнең үзәгендә булды һәм шулай булып кала. Хезмәттәшләремне, төрле елларның чыгарылыш студентларын, КФУ студентларын һәм шәһәр халкын Казан Университеты өчен тавыш бирергә чакырам”, – диде ул.

А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Марат Җиһаншин КФУ хезмәткәрләренең конкурста катнашуга реакциясе турында сөйләде. Ул КФУның төп бинасын банкнотада урнаштыру әһәмиятле вакыйга гына түгел, ә тарихи гаделлекне торгызу булачак дип ышана.

«Без Казан федераль, дәүләт һәм Император университетының хәзерге Татарстан Республикасы дип аталган төбәкне генә түгел, Урал аръягы төбәкләрен үстерүдәге роле турында да яхшы беләбез”, – дип хәбәр итте директор.

М.Җиһаншин Казан университеты Россия империясенең көнчыгышында югары белем бирү форпосты буларак император Александр I тарафыннан расланганын сөйләде.

“Безнең университет эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә белемле белгечләр әзерләүче фән гыйбадәтханәсе булды һәм шулай булып кала. Аның тарихи өлеше гаять зур. Шуңа күрә купюрадагы университет сурәте, минемчә, үзеннән-үзе аңлашыла. Институтыбызның барлык коллегалары да альма-матерның номинантлар рәтенә керүе белән горурлана һәм тавыш бирә», – диде М.Җиһаншин.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының 4 курс студенты, институтның студентлар советы һәм профбюро рәисе Анна Баранова фикеренчә, КФУның төп бинасы – Татарстан башкаласының һәм тулаем республиканың иң танылган урыннарының берсе.

“Казан университеты-флагман, бай тарихка ия урын. Югары уку йорты хезмәткәрләре өчен дә, без студентлар өчен дә, тарихка кереп, университетыбызның яңа купюраны бизәве бик мөһим вакыйга булачак», – диде студент кыз.

А.Баранова әйтүенчә, тавыш бирү турында белгәч, ул бик шатланган һәм яңалыгын шунда ук курсташлары белән дә уртаклашкан.

«Бу бик зур горурлык”, – диде ул.

2025 елда КФУның төп корпусына 200 ел була, ә тавыш бирүдә җиңү Казан университетының 220 еллыгы уңаеннан кыйммәтле һәм әһәмиятле бүләк булачак.

Автор: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина