«Телемания» җиңүчеләре 21 ноябрьдә, Бөтендөнья телевидение көнендә иглан ителәчәк.
Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 3 курс студенты Маргарита Михайлова “Телемания” Халыкара ачык яшьләр телевизион программалары һәм фильмнары фестивале финалистлары арасына керде.
Быел «Телемания»гә Россиядән, Әрмәнстаннан, Беларусьтан, Әзербайҗаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан һәм башка илләрдән 750 дән артык гариза бирелгән.
Смотрның профессиональ жюри составында режиссер, сценарист, Кинематографистларның үзәк йорты директоры Екатерина Головня, продюсер («Лед», «Духless», «Обитаемый остров», «9 рота», «Сталинград» һ.б.) Дмитрий Рудовский, “Москва 24” телеканалы алып баручысы Иван Базанов һәм башкалар бар. Фестивальнең максаты – талантлы һәм креатив яшь режиссерларны, журналистларны, драматургларны, операторларны, тавыш режиссерларын, продюсерларны һәм рәссамнарны табу, бүләкләү һәм заманча медиаларда эшләргә мотивацияләү, аларның карьера үсешенә һәм алга китүенә ярдәм итү. Конкурс төрле номинацияләр буенча уздырыла, шулай ук «Звезда ГИТРа» махсус призы тапшырыла һәм Гран-при бирелә.
Маргарита Михайлова “Иң яхшы репортаж” номинациясендә финалистлар арасына керде. 12-13 ноябрьдә Мәскәү кинотеатрларының берсендә шулай ук Кино һәм телевидение институтында “Телемания” эшләрен күрсәтү планлаштырылган. Шул исәптән зур экранда КФУ студентының сюжеты да күрсәтеләчәк. Ә 19 һәм 20 ноябрьдә Маргарита фестивальнең ябык индустриаль өлешендә катнашачак, анда башка финалистлар белән медиаиндустрия профессионаллары белән аралаша, төрле мастер-классларда катнаша алачак. “Телемания” җиңүчеләре 21 ноябрьдә, Бөтендөнья телевидениесе көнендә, фестивальнең ябылу тантанасында игълан ителәчәк.
“Медиа өлкәсенә мин Казан университетына укырга кергәнче үк җәлеп ителгән идем, – дип сөйләде Маргарита Михайлова КФУның медиакоммуникацияләр үзәге хәбәрчесенә биргән интервьюсында. – Төрле репортажлар, сюжетлар төшердем, ә 2019 елда “Артек”та халыкара сменаны яктырттым. КФУга укырга кергәннән соң мине медиапедагог сыйфатында чакыра башладылар. Аерым алганда, 2021 елда “Артек”та мин журналистиканы укыттым, ә “Орленок” һәм “Смена”гаа киноотрядлар кураторы буларак бардым. Моннан тыш, мин “Идел-ЮНПРЕСС” балалар-яшүсмерләр журналистикасы һәм экран иҗаты халыкара фестивале штабы башлыгы. Шулай булгач, мин медиада үзем генә түгел, башкаларга да бу өлкәдә үсәргә ярдәм итәм”.
UNIVER TV университет студентлар телеканалына Маргарита Михайлова бу елның маенда яңалыклар бүлеге хәбәрчесе буларак эшкә килгән.
“Телемания” турында әңгәмәдәш конкурста теркәлүгә чакыру җибәргән хезмәттәшләреннән очраклы рәвештә генә белгән. Конкурска тәкъдим ителгәнсюжет та очраклы рәвештә төшерелгән.
“Казанда шигъри слэм турындагы сюжет очраклы рәвештә генә төшерелде. Ял көне иде, аккредитациям юк иде һәм мин чарага кунак буларак килдем. Минем үзем белән фотоаппарат кына бар иде. Гадәт буенча мин сумкага петличка һәм портатив ут тыккан идем, – дип сөйләде КФУ студенты. – Башта миндә репортаж төшерермен дигән уй юк иде. Мин үз социаль челтәрләрем өчен кадрлар төшерә башладым. Ләкин аннары слэмда интервьюер сыйфатында катнашкан шагыйрь Владимир Понкин белән аралашырга теләгәнемне аңладым. Мин оператив рәвештә оештыручыларны таптым, интервью турында килештем”.
Кызга гадәти булмаган шартларда интервью яздырырга туры килде. Бер кулында ул видео төшерә торган фотоаппаратны тота, икенчесендә – портатив ут. Параллель рәвештә спикерларга сораулар бирә.
“Минем әңгәмәдәшләремә мондый мобиль хәбәрче форматы кызыклы булып күренде. Алар импровизацион интервьюны җылы кабул иттеләр. Сюжет шәп килеп чыкты”, – ди ул.
Маргарита әйтүенчә, ул медиаконкурста беренче тапкыр катнаша, һәм шорт-листка эләгүенә бик гаҗәпкә кала. Номинация буенча көндәшләр җитди темаларга проблемалы репортажлар тәкъдим итсәләр дә, КФУ студенты “Телемания” дә призлы урынга өметләнә.
“Җиңелчә борчылам, әмма минем эшем лаеклы бәяләнәчәк дип өметләнәм”, – дип йомгаклады ул.
Автор: Кристина Иванова, фото: Юлия Акмурзина