Сайлап алынганнар программалар һәм сюжетлар алып бару, турыдан-туры эфирларда һәм язмада эшләү, укытучылар, галимнәр һәм югары уку йорты кунакларыннан интервью алу мөмкинлеге алачак.
Бүген, 30 сентябрьдә, UNIVER TV фәнни-популяр телеканалының кече студиясендә алып баручыларга ачык кастинг булды. Анда Казан федераль университетының барлык курс һәм әзерлек юнәлешләрендәге 140 студент катнашты.
Кандидатларга камера каршында әзерлексез һәм ятланган текстларсыз кыска экспромт тәкъдим иттеләр. Нәкъ менә шундый формат табигыйлекне, дикцияне һәм кадрда тора белүне бәяләргә мөмкинлек бирә.

КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина яшьләрнең һәм студентларның фәнни-популяр телеканалга кызыксынуы чыннан да зур булуын билгеләп үтте.
“Бүген без актив тормыш, медиа һәм телевидение белән кызыксынган кешеләрнең күзләре янып торуын күрдек. Без үзебезнең телеканал диварларында талантлы яшьләрне күрергә шат булачакбыз, алар UNIVER TV йөзе булырлар һәм тиздән яңалыклар эшли башларлар дип өметләнәм. Чын күңелдән кызыксыну өчен зур рәхмәт”, – диде Е.Ельшина.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 2 нче курс магистранты Алия Рысаева сайлап алудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул кастинг турында университетның MAX каналындагы белдерүдән белүе турында сөйләде.
“Дулкынлану, әлбәттә, булды, тик жюри бик ачык һәм яхшы күңелле, шуңа күрә мин курку турында оныттым һәм процесстан ләззәт алдым. Шунысы яхшы, UNIVER TV студентларга укуны тәмамлаганны көтмәскә, ә медиада хәзер үк эшли башларга мөмкинлек бирә”, – дип хәбәр итте ул.
Катнашучыларны тәҗрибәле журналистлар, шул исәптән медиасфера вәкилләре – UNIVER TV телеканалының мәгълүмат редакциясе шеф-мөхәррире Алена Демина, Кристина Отекина һәм Ильвира Зорина бәяләде.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова

