Укулар вакытында КФУда оператив рәвештә 1240 кеше эвакуацияләнгән.

Пилотсыз очкыч һөҗүме белән бәйле гадәттән тыш хәл өйрәнелде.

Казан федераль университетында югары уку йорты объектларына пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) куркынычы янаганда тактик-махсус өйрәнүләр узды.

Бу укуларны үткәрүне Казан университеты җитәкчелеге тәкъдим итте, дип хәбәр итте КФУның комплекслы куркынычсызлык буенча проректоры Ришат Гузейров.

“Хәзер МХО уза торган территориядән БПЛА очып килү куркынычы бар. Без КФУ хезмәткәрләренең һәм студентларының тормышы һәм сәламәтлеге турында кайгыртканга күрә, Татарстанда беренче булып шундый укулар уздырырга булдык. Аларга төрле гадәттән тыш хезмәтләр һәм хокук саклау органнары, шул исәптән Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, Республика катастрофа медицинасы үзәге вәкилләре җәлеп ителде, – дип аңлатты Р.Гузейров.

КФУның Комплекслы иминлек департаменты директоры Валерий Красильников сөйләгәнчә, өйрәнүләр сценарие түбәндәгечә булган.

Башта КФУга пилотсыз очкычларның Казан ягына таба хәрәкәт итүләре турында сигнал килгән. Шуңа бәйле рәвештә югары уку йортының тиешле хезмәтләре югары әзерлек режимына китерелгән. Бер БПЛА шәһәргә керүе турында мәгълүмат алгач, вуз студентларын һәм хезмәткәрләрен куркынычсыз урыннарга –  университет биналарының цоколь катларында урнашкан подвалларга, яшеренү урыннарына эвакуацияләү башланган. Пилотсыз очкыч КФУның икенче корпусына (Кремль ур., 35) бәрелгән, имеш, нәтиҗәдә янгын чыккан. Бу уналты катлы бинада булган кешеләр ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләргә шартлы рәвештә медицина ярдәме күрсәтелгән.

“Казан территориясендә гадәттән тыш хәл булганда, иң беренче медицина ярдәмен гадәттә катастрофалар медицинасы үзәге күрсәтә. Ул шулай ук ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белән җитәкчелек итә, – дип аңлатты Республика бәла-казалар медицинасы үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Чалая.

КФУда тренировка чаралары даими үткәрелә, алар төрле гадәттән тыш хәлләрнең төрле вариантларын эшләү өчен кирәк.

“Бу юлы без университет бинасына пилотсыз очкыч һөҗүме белән бәйле вәзгыятькә җавап бирү буенча тактик-махсус өйрәнүләр уздырдык, – диде Валерий Красильников. – Ике мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде. Беренчесе – көч структуралары белән хезмәттәшлекне җайга салудан, безнең реаль ситуациядә ничек эш итәчәгебезне, нинди кыенлыклар булуын, нинди проблемалар туарга мөмкинлеген аңлаудан гыйбарәт иде. Икенче бурыч университет хезмәтләрен өйрәтү булды. Гадәттән тыш хәл очрагында алар кичекмәстән, көч структуралары килгәнче үк реакциягә керә башлый. Катлаулылык шунда ки, КФУда гадәттән тыш хәл килеп туганда координацияле эш итәргә тиешле структур бүлекчәләр бик күп.”

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы оператив идарәсе подполковнигы Игорь Малыгин әйтүенчә, куелган максатларга ирешелгән, КФУ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы оператив штабы, Республика катастрофалар медицинасы үзәге арасында хезмәттәшлек җайга салынган.

“Безнең хезмәткәрләр тарафыннан периметр уратып алынган, янгын учагын сүндерү өчен махсус транспорт чараларының куркынычсыз коридоры һәм каршылыксыз үтүе тәэмин ителгән иде”, – диде Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

Янгыннан шартлы зыян күрүчеләрне  коткару белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шөгыльләнгән.

“Безнең КФУ һәм төрле ведомстволар һәм хезмәтләр белән уртак өйрәнүләр кысаларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең янгын нәтиҗәләрен бетерү һәм кешеләрне коткару буенча гамәлләре эшләнде”, – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Янгынга каршы тору федераль хезмәте 7 нче янгын сүндерү-коткару отрядының янгын сүндерү хезмәте башлыгы урынбасары Радик Хөсәенов.

Тактика-махсус өйрәнүләр вакытында  оператив рәвештә 1240 кеше эвакуацияләнгән.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова