Университет – чараны оештыручыларның берсе.
Казан федераль университеты вәкилләре 7-8 октябрьдә «Цифрлашу һәм хокук» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаша. Ул цифрлашуны хокукый яктан көйләү, цифрлы эпохада Россия кануннары үсеше сорауларына, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру проблемаларына багышланган. Чараны оештырулар – Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт уку-методик үзәге, Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе һәм КФУ.
Конференциядә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары – статс-секретарь – Сергей Пузыревский, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Идел буе федераль округы министрлыклары һәм ведомстволары һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре катнаша. КФУдан икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректор Марат Сафиуллин, Юридик факультет деканы Лилия Бакулина һәм юридик факультет хезмәткәрләре катнаша.
«Дүртенче сәнәгать революциясе һәм цифрлаштыру процесслары физик һәм виртуаль дөнья чикләрен юкка чыгара, яңа чынбарлыкны формалаштыра. Бер яктан, элек чикләнелгән ресурсларга керү мөмкинлекләре тизләшә. Икенче яктан, көйләнелми торган күпсанлы киңлекләр барлыкка килә, алар яңа базар формасын гына түгел, бәлки, дәүләт функциясенең ролен үзгәртә торган институтларның альтернатив системасын формалаштыра», – дип ассызыклады М.Сафиуллин.
Статистика буенча, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең 57 проценты онлайн-режимда – кием һәм аксессуарлар, 47 проценты – азык-төлек продуктлары, 39 проценты – көнкүреш приборлары һәм электроника сатып ала, 43 проценты агрегаторлар аша такси чакырта, 22 проценты махсус электрон сервисларда онлайн-уку уза. Әлеге тренд көчәйгәннән-көчәя генә бара.
Проректор сүзләренчә, үсә торган челтәрләр, платформалар, маркетплейслар белән көндәшлек итү дәүләткә катлаулырак була бара, чөнки алар үз клиентларын аңлаешсыз рәвештә кулланучыларга әверелдерә. Алар, үз берләшмәләренең һәр әгъзасының психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, теләсә нинди хезмәтне тизрәк җиткерә ала. Элек дәүләт уен кагыйдәләрен үзе билгели, иҗтимагый куркыныч күренешләр өчен киртәләрне күзәтеп тора һәм аларны формалаштыра ала иде, дип ассызыклый проректор.
«Конференциянең проблемасы әһәмиятле. Бу процессларның мөһимлеген аңлап, КФУ әлеге өлкәдә тикшеренүләр белән шөгыльләнә», – дип билгеләде М.Сафиуллин.
Конференциядә КФУдан Юридик факультет вәкилләре катнаша. Аларның күбесе чара секцияләренең модераторлары да булып тора. Перспективалы проектлар арасында – «Ясалма интеллект һәм заманча җәмгыять» кафедраара проекты, «Юридик җаваплылыкның этик аспектлары һәм мәсьәләләре», интеллектуаль хокукларны яклау буенча фәнни-мәгариф үзәге. КФУ галимнәре тарафыннан конференция дәвамында әлеге проектларның нәтиҗәләре, шулай ук икътисади һәм виртуаль җинаятьләр өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрнең, шулай ук конкурентлы керүне тәэмин итү, ясалма интеллект белән булдырылган объектларга авторлык хокукларын рәсмиләштерү проблемалары буенча тикшеренүләр тәкъдим ителәчәк.