Мария Ефремова Казан университеты студентларына үз эшчәнлеге турында сөйләде.
Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында (ИПО) студентлар «Добрый Татарстан-2023» республика премиясе иясе, «Татарстан Республикасы ел волонтеры» номинациясендә Гран-при яулаган Мария Ефремова белән очрашты.
Чара КФУның яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, милләтара һәм динара низагъларны кисәтү, террорчылык идеологиясенә каршы тору һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча Координация үзәгенең «Ачык диалог» проекты кысаларында узды.
Мария Ефремова 15 елдан артык гомерен волонтерлык эшчәнлегенә багышлаган. Хәзер ул ЛХР һәм Белгород өлкәсенә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнә, Казанда Серафим Саровский гыйбадәтханәсендә волонтерлык пунктын оештыручы булып тора.
“Һөнәрем буенча мин фотограф. 2022 елда мине волонтерлык төркеме составында МХО зонасына барырга чакырдылар, – дип сөйли Мария. – Мин медицина взводында булдым һәм без, казанлыларның бу кешеләргә ничек ярдәм итә алуыбызны аңладым. Кайткач, мин гуманитар ярдәм җыю оештырдым. Мин Серафим Саровский гыйбадәтханәсенә йөрүче кеше буларак, мине Казан епархиясе, епархиаль шәфкать хезмәте бөтен мәхәллә хуплады,. Икенче тапкыр МХО зонасына китеп, мин бу сәфәр белән тәмамланмаячагын аңладым. Эшне дәвам итәргә кирәк. Шуннан бирле һәр ике атна саен мин анда гуманитар ярдәм итәм”.
М. Ефремова волонтерлык эшчәнлегенең катлаулылыгы турында сөйләде, студентларга СВО зонасында төшерелгән видеороликлар һәм фотосурәтләрне күрсәтте.
Гуманитар ярдәмне илтү куркынычмы дигән сорауга ул ату тавышлары үзен куркытмавын, курку соңрак, әйләнә-тирәдәге хәлләрне анализлый башлагач барлыкка килүен әйтте.
“Башкача булдыра алмыйм. Бу минем яшәү рәвешем. Миңа һичшиксез кемгәдер ярдәм итәргә кирәк. Мин авыр булган җирдә”, – диде ул ни өчен дистә ел ярым дәвамында волонтерлык белән шөгыльләнүе турында.
Мария үзе турында преподобный Серафим Саровский приходы якшәмбе мәктәбендә чиркәү һәм сәнгать фотографияләре курсларының координаторы булуы, Казан хосписы һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд волонтеры, төрле хәйрия акцияләрен оештыручы һәм катнашучысы, “Минем әле үләсем килми” һәм “Мин сине сагынам” фильмнарының җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч һәм фотографы булуын хәбәр итте. Моннан тыш, соңгы фильмда ул зур булмаган роль уйнаган.
“Бүген безгә кунакка Мария Ефремова килде. Ул үзенең МХО зонасына баруы, гуманитар ярдәм илтүе турында сөйләде. Волонтер эшчәнлеге үзенчәлеге белән танышу бик кызык булды. Без – булачак психологлар һәм педагоглар, безнең кешеләр белән эшлисе бар, шуңа күрә бу очрашу безнең өчен бик файдалы булды”, – дип уртаклашты ИПО икенче курс студенты Ксения Сульдина очрашудан соң.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмат сәясәт департаменты, автор фотосы