Конкурсны оештыручыларның берсе – Казан федераль университеты.
Республикада «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» конкурсы игълан ителде. Аның оештыручыларының берсе – Казан федераль университеты. Бәйге Россия банкы Идел-Нократ төбәге баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы бүлеге, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Һәр мөгаллим балалар һәм яшүсмерләрнең финанс грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга багышланган автор методик эшләнмәләрен тәкъдим итә ала. Бу уен формасындагы дәресләр яки факультативлар булырга мөмкин.
КФУ Медиакоммуникацияләр үзәгенә Психология һәм белем бирү институты Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгенең проект идарәсе буенча директор урынбасары Чулпан Шәвәлиева хәбәр итүенчә, ел саен конкурска 100дән артык гариза килә. Конкурс географиясе киңәя.
«Казан федераль университеты эшләрне тикшерә, конкурсның җиңүчеләрен билгели. Әлеге чара финанс, инвестицион грамоталылыкны популярлаштыруга, педагогик тәҗрибә белән уртаклашуга юнәлтелгән», – дип билгеләде ул.
Конкурс 31нче октябрьгә кадәр алты номинация буенча уздырыла: «1-4нчы сыйныфларда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес», «5-9нчы сыйныфларда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес», «10-11нчы сыйныфларда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес», «Профессиональ белем бирү оешмаларында финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес», «Мошенниклар кармагы: үз финансларыңны ничек ачыкларга һәм якларга», «Укучыларның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен арттыруда системалы рәвештә якын килү өчен».
Чара белән Татарстан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән булган катнашучылар да кызыксына. Мисал өчен, 2019-2020 елларда Алтай крае, Мари Эл республикасы, Ульян өлкәсе һәм Санкт-Петербург катнашучыларыннан гаризалар килгән.
Катнашу өчен гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7 (843) 235-05-28 телефоны буенча белеп була.
Конкурсның нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов