Тиешле тикшеренү нәтиҗәләре яшьләр оешмасы утырышы барышында хәбәр ителде.
«Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» Республика яшьләр иҗтимагый оешмасы Президиумының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.
Көн тәртибенә Студентлар лигасы президентын сайлау, Студентлар лигасы вице-президентларын сайлау регламенты, Старосталар советын төзү, шулай ук студентлар тулай тораклары мәсьәләләре чыгарылган иде.
Утырышның мөһим өлеше булып тулай торак мәсьәләләре буенча юнәлеш җитәкчеләренең чыгышлары торды. Шулай итеп, ТР Студентлар лигасының хокук мәсьәләләре буенча вице-президенты Булат Насыйбуллин республика белем бирү учреждениеләренең тулай торакларын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Анда еш кына тулай торакларда төрлечә аңлатыла торган хокукый мәсьәләләр: комендант сәгате, урын бирү һәм тулай торактан чыгару мәсьәләләре каралды.
Казан федераль университеты кейсына аерым игътибар бирелде. Студентлар лигасы тикшеренүчеләре университет җитәкчелегенең комендант сәгате мәсьәләсен хәл итүдә һәм студентлар берләшмәсенең укуның бөтен чорына студентларны урнаштыру регламентын формалаштыруда катнашуын, шулай ук җавапка тарту турында карар кабул итүдә КФУ студентларының беренчел профсоюз оешмасының дисциплинар комиссиясенең мөһим роль уйнавын билгеләп үттеләр.
«Казан федераль университетының барлык тулай торакларында комендант сәгате юк, урын студентларга бөтен уку чорына бирелә, ә тулай торактан куып чыгару РФ законнарында каралган очракларда гына була», – диде ТР Студентлар лигасының хокук мәсьәләләре буенча вице-президенты.
Бу күрсәткечләр буенча Казан федераль университеты абсолют лидер дип танылды.
Тикшеренү Студентлар лигасы тарафыннан югары белем бирү һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының студентлар советлары ярдәмендә үткәрелде. Анда югары уку йортларының 86 һәм Татарстан ссузларының 82 тулай торагы каралды.
ТР Студентлар лигасы тикшерелгән тулай торакларның 78 процентында 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә карата комендант сәгате гамәлдә булуын, тулай торакның 70 процентында койка-урын укуның бөтен чорына бирелмәвен, ә тулай торакларның 65 процентында хокуксыз куып чыгару очраклары булуын ачыклаган.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Юлия Акмурзина