«Speakout» бию төркеме

Юнәлеше: эстрада һәм заманча бию

Кеше саны: 30-40

Укытучы, җитәкчесе: Виктория Сергеевна Свищева, Идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 курс магистры.

Тарихы: «SpeakOut» бию төркеме 5 ел элек Идарә һәм территориаль үсеш институты базасында оеша. Төркемнең оештыручысы Галина Скворцова ул вакытта ук аның кабатланмас, оригиналь булуын һәм башкаларны кабатламавын тели. Төркемнең барлык биючеләрен дә шушы идея берләштерә. «SpeakOut» исеме әнә шулай барлыкка килә. Бию төркеменең сафлары елдан-ел талантлы, сәнгатькә мөкиббән егет-кызлар белән тулылана. «SpeakOut» төркемен талантлар сарае дип атарга да мөмкин: һәр биюченең үз йөзе, стиле бар. Төркем эшчәнлегенең төп юнәлешен hip-hop тәшкил итә, буш вакытларында биюче егет-кызлар модерн, дэнсхоллу кебекбашка бию юнәлешләрендә дә үз көчләрен сынап карыйлар. Үз-үзләрен камилләштерү бушка китми: хәзерге вакытта инде «SpeakOut» Казан федераль университеты коллективы булып санала. Уку йортын ул шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган төрле мәдәни чараларда тәкъдим итә, һәрвакыт призлы урыннарга лаек була. Төркем университет даирәсеннән тыш чараларга да еш чакырыла. 2016 нчы елдан төркемнең җитәкчесе вазифасын  Виктория Свищева башкара.

Уңышлары һәм казанышлары:

  • «Беренче курс студентлары көне -2011»  студентлар фестивале («Эстрадабиюе» һәм “Вокаль-хореографик тамаша” номинацияләре дипломанты);
  • «Студентлар язы -2011» студентлар фестивале(«Эстрадабиюе» номинациясе дипломанты);
  • «Беренче курс студентлары көне -2012»  студентлар фестивале («Эстрадабиюе» номинациясе дипломанты)
  • «Студентлар язы -2013» студентлар фестивале(«Хореография» номинациясе дипломанты);
  • «Студентлар язы -2014» студентларфестивале («Эстрадабиюе» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге диплом);
  • «Студентлар язы -2014» республика фестивале («Эстрадабиюе» номинациясендә 3 нче дәрәҗәдәге диплом);
  • «Беренче курс студентлары көне -2014»  студентлар фестивале («Хип-хоп» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге диплом)
  • «Беренче курслар көне -2014»  Казан вузара студентлар фестивале(бию юнәлешендә алтын лауреат)
  • «Студентлар язы -2015» студентлар фестивале («Хип-хоп» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге диплом);
  • Студентлар фестивале («Заманча бию» номинациясендә 3 нче дәрәҗәдәге диплом);
  • «Беренче курс студентлары көне -2015»  Казан вузара студентлар фестивале («Заманча бию» номинациясендә 3 нче дәрәҗәдәге диплом)
  • «КФУның Студентлар язы-2016» студентлар фестивале
  • «Студентлар язы -2016» республика фестивале (3 нче дәрәҗәдәге диплом);
  • «Студент тормышы буйлап сәяхәт-2016» концерты
  • «Студентлар язы -2016» студентлар фестивале (2 нче дәрәҗәдәге диплом);
  • «Беренче курс студентлары көне -2016» Казан вузара фестивале
  • «Студентлар язы -2017» студентлар фестивале (1 нче дәрәҗәдәге диплом);
  • «КФУның ел студенты -2017» премиясе («Иң яхшы иҗади төркем» номинациясе лауреаты)

Бәйләнешкә керү өчен:  Виктория Сергеевна Свищева, 89370027331, https://vk.com/dance_team_speak_out, Instagram :dance_team_speak_out