«Шторм» бию төркеме

Юнәлеше: заманча бию юнәлешләре

Кеше саны: 15-20

Укытучы, җитәкчесе: Кристина Олеговна Глушкова, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 5 нче курс студенты, «Багира» шоу-балет төркеменең сәнгать җитәкчесе, төрле конкурс-чараларда биюләрне куючы хореограф.

Тарихы: Төркем 2007 нче елда Казан университетының Химик факультеты базасында оеша һәм заманча бию юнәлешендә специальләшә. Эшләү дәверендә берничә җитәкчене алыштырырга туры килсә дә, үз мантыйгына тугрылыклы кала. Хәзерге вакытта ул 2015 нче елда тупланган яңа состав белән чыгышлар ясый һәм үзен яңадан-яңа юнәлешләрдә сынап карый.

Уңышлары һәм казанышлары:

  • «Ел студенты – 2008» студентлар премиясе («Иң яхшы иҗади төркем»);
  • «Студентлар язы -2009, 2010, 2011»  Казан вузара студентлар фестивале(Лауреат);
  • «КФУның Студентлар язы–2016» студентлар фестивале (1 нче дәрәҗәдәге лауреат);
  • «Студентлар язы –2016» республика фестивале (2 нче дәрәҗәдәге лауреат);
  • «КФУның Студентлар язы–2017» студентлар фестивале (2 нче дәрәҗәдәге лауреат);
  • «Студентлар язы –2017» республика фестивале (2 нче дәрәҗәдәге лауреат).

Бәйләнешкә керү өчен: Кристина Олеговна Глушкова, тел.: 89178727634