«Казаным» бию ансамбле

Юнәлеше: халык биюе

Кеше саны: 30

Укытучы, җитәкчесе: Дамира Мәгъсүм кызы Гайнетдин, РТ халык артисты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татаристика һәм культурология кафедрасы доценты.

Тарихы: «Казаным» бию ансамбле 2009 нчы елда Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының музыка сәнгате һәм хореография кафедрасыбазасында оештырыла.

Коллектив актив концерт эшчәнлеген алып бара, даими төстә университет һәм шәһәр күләмендә үткәрелә торган мәдәни чараларда катнаша.

Ансамбль бию костюмнарының оригинальлеге белән аерылып тора, алар куелышындагы проектлар классик бию һәм халык биюе элементларын бер үремтәдә бирә алган кабатланмас иҗади стильгә ия.

Коллектив 2013 нче елда Казанда үткәрелгән XXVII халыкара җәйге универсиада программасында да университет данын лаеклы яклый алды.

Уңышлары һәм казанышлары:

  • «Елстуденты-2014» республика премиясе (Студентларның иң яхшы иҗат төркеме);
  • «Беренче курс студентлары көне -2013,2014,2015,2016» фестивале лауреаты;
  • «Студентлар язы -2014,2015» фестивале лауреаты;
  • Идел буе студентларының халык иҗаты «Милли хәзинә -2015,2016» конкурс-фестивале лауреаты;
  • «На Николаевской-2014» регионара фестивале җиңүчесе.

Бәйләнешкә керү өчен: Дамира Мәгъсүм кызы Гайнетдин, тел.: 89179091037