«Hotinception» бию коллективы

Юнәлеше: заманча бию, стильләштерү, модерн, contemporary һәм джаз-бию.

Кеше саны: 20-30

Укытучы,җитәкчесе: Анастасия Сергеевна Аввакумова, Казан университетын тәмамлаган, «Без слов» бию театры солисты, һәм АлинәМидхәт кызы Сафиуллова, Физика Институтының 4 курс студенты, «HotInception» бию төркеме солисты.

Тарихы «HotInception» бию төркеме 2010 нчы елда Экология һәм география институты базасында оеша. Ул вакытта төркем «HotPoint» дип атала. 2014 нче елда «HotPoint» и «Inception (Инженерлар әзерләү институты төркеме) бию төркемнәре «IndependentWoman» исеме белән джаз стилендәге уртак проект эшләргә алына. Аның куелышы искиткеч уңышлы килеп чыга. Төркемнәрнең зәвыгы һәм карашлары шулкадәр якын була ки, алар уртак проектларны алга таба да дәвам итәргә карар кыла. Хәзерге вакытта төркемдә университетның төрле институтларыннан студентлар бию серләренә төшенә. «Бию фанатлары» булган егет һәм кызларны, хореграфик әзерлекле яшьләрне үз сафларыбызда күрүгә без һәрвакыт шат!

Уңышлары һәм казанышлары:

  • «КФУның Студентлар язы– 2017»фестивале җиңүчесе («Эстрада биюе»номинациясендә 1 нче урын);
  • «КФУның Студентлар язы – 2017»фестивале җиңүчесе («Заманча бию, дуэт»номинациясендә 2 нче урын);
  • «Беренче курс студентлары көне – 2016»  фестивале лауреаты;
  • «Беренче курс студентлары көне – 2015» фестивале җиңүчесе («Заманча бию»номинациясендә 1 нче урын);
  • «КФУның Студентлар язы– 2015»фестивале җиңүчесе («Заманча бию»номинациясендә 2 нче урын);
  • Казан вузара «Беренче курс студентлары көне – 2015» фестивале җиңүчесе («Заманча бию»номинациясендә 2 нче урын)
  • «КФУның Студентлар язы– 2015»фестивале лауреаты («Заманча бию»номинациясендә 3 нче урын);
  • «Беренче курс студентлары көне – 2014» фестивале лауреаты («Хип-хоп»номинациясендә 3 нче урын);
  • «Беренче курс студентлары көне – 2013» шәһәр фестивале җиңүчесе («Заманча бию»номинациясендә 2 нче урын);
  • Бөтенроссия бию сәнгате фестиваль-конкурсы – 2013 («Заманча бию»номинацииясендә 3 нче урын);
  • «Беренче курс студентлары көне – 2013» фестивале лауреаты («Заманча бию»номинациясендә 3 нче урын);

Бәйләнешкә керү өченАнастасия Аввакумова, 89172628790, АлинәСафиуллова, 89872913317, https://vk.com/hotinception