Бию коллективлары

Матур һәм килешле итеп йөрү серләренә төшенәсең киләме? Бию белән балалар бакчасыннан бирле шөгыльләнәсең яки үз-үзеңне беренче тапкыр сынап карыйсың киләме? Безгә рәхим ит! Студентлар клубында һәркем үзе теләгән юнәлештә шөгыльләнә һәм үз-үзен камилләштерә ала.

КФУда нинди бию юнәлешләре бар?

Казан федераль университетында бию дәресләре түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:

– эстрада биюләре;

– заманча биюләр;

– халык биюләре;

– Hip-Hop;

– Jazz Funk;

– Dancehall;

– Housedance;

– бал биюләре;

– спорт биюләре.

Төркемнәрдәге барлык дәресләр дә түләүсез!

Бию дәресләренә ничек язылырга?

– Үзең укый торган Интитутның культоргына яки Студентлар клубының җитәкчесенә мөрәҗәгать ит.

– Үзең теләгән бию төркеменең дәресенә яки репетициясенә языл.

– Студентлар клубының һәр елның сентябрендә үткәрелә торган Ачык ишекләр көненә кил.

Бию белән шөгыльләнү сиңа төрле мөмкинлекләр ача:

Бию техникасын камилләштерергә мөмкинлек бирә, үз-үзеңә ышанычны арттыра;

Студентлар клубы үткәрә торган барлык чараларда, шулай ук шәһәр, республика, гомумроссия, халыкара югарылыктагы төрле конкурс һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлеген бирә;

Студент еллары тормышын матур мизгелләр белән тулыландыра, яңа дуслар табарга ярдәм итә һәм иҗади тормышта кайнап яшәү мөмкинлеген бирә.

Әгәр син бию коллективлары рәтен тулыландырырга уйласаң, без шат булачакбыз!