«Смородина» ансамбле КФУның иң яхшы студентлар иҗат коллективы дип танылды

Кызлар рус, болгар, грузин, украин, фин телләрендә халык җырларын башкаралар.

Казан федераль университетында «Смородина» халык җыры ансамбле нибары ике ел ярым эшли. 2022 елда ул «КФУ ел студенты» конкурсының «Иң яхшы студентлар иҗат коллективы» номинациясендә җиңүче һәм «Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестиваленең беренче дәрәҗә лауреаты булды.

Ансамбль нигездә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты (ИУЭиФ) студенткаларыннан тора, ләкин коллективта КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты вәкилләре дә бар. Коллектив белән ИУЭиФның “Икътисади куркынычсызлык” әзерлегенең 4 курс студенты Дарья Барыгина җитәкчелек итә.

“Безнең ансамбль төзелгәндә, без өчәү идек, ә хәзер инде унөч. Безнең коллектив күп милләтле, һәм җырларны без рус, болгар, грузин, украин, фин телләрендә башкарабыз. Без күп тапкырлар республика һәм бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңүчеләр булдык, ә бу безнең иҗатыбыз ошый дигән сүз”, – диде кыз.

Коллективта катнашучылар атнага дүрт тапкыр 2-3 сәгать, ә концерт көнендә – иртәдән кичкә кадәр репетиция ясыйлар.

“Безнең арада профессиональ музыкантлар юк. Бездә булачак икътисадчылар, укытучылар, журналистлар, математиклар, экологлар җырлыйлар. Халык музыкасына булган мәхәббәтне бөтенебезне дә берләштерә. Кайвакыт без халыкчан стильләштерелгән җырлар башкарабыз”, – дип аңлата ансамбль җитәкчесе.

«Смородина» ансамбле репертуарында болгар Kaval sviri, фин Käppee, грузин Gandagana кебек танылган халык җырлары бар.

“Безнең күпчелек катнашучылар музыка мәктәбен тәмамлаган, әмма һәвәскәрләр дә бар, ә хәзер алар катлаулы җырларны башкаралар, – дип сөйли Даша Барыгина. – Үземә килгәндә, мин “халык вокалы, соло” сыйныфы буенча 3 нче балалар музыка-хор мәктәбен тәмамладым. Уку вакытында шәһәр һәм республиканың төрле мәйданчыкларында ялгыз һәм шул исәптән Татарстан Республикасының атказанган артистлары белән чыгыш ясадым. Казан шәһәре мэрының стипендиаты булдым. КФУга кергәнче үк, мин үз коллективымны булдырып карарга уйладым”.

Дарья әйтүенчә, “Смородина”да репертуар сайлау турында бәхәсләр барлыкка килми.

“Гадәттә мин ниндидер җыр тәкъдим итәм, аны башка коллективлар башкаруында тыңлатам. Кайчак вакыт узгач, кемдер башта теге яки бу җырның отышлы булып тоелмавын таный, һәм аны башкара башлагач кына, ошады ди”, – дип ачыклык кертте кыз.

Студентка әйтүенчә, “Смородина” ансамбленә сайлап алу елга ике тапкыр – көзен һәм кыш ахырында уза.

Автор: Лариса Бусиль, фото Дарья Барыгина архивыннан