“Сүнгән йолдызлар” кабызган йолдызлар

КФУның “Мизгел” студентлар театры чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Театр драматург Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен сәхнәләштерде. Режиссеры – К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры актеры – Илфак Хафизов.

“Сүнгән йолдызлар” премьерасы, мөгаен, “Мизгел” театры өчен яңа бер этап булып тарихка кереп калачак, чөнки коллективның моңарчы татар классикасын сәхнәләштергәне булмаган. Икенчедән, спектакльне тамаша кылган белгечләр аның яңача куелышына, режиссерның заманча алымнарына игътибар итте.

Спектакльләрне сәхнәдән карарга күнеккән тамашачы өчен “Сүнгән йолдызлар”ның тамаша залында баруы гаҗәп тоелырга мөмкин. Сәхнәдә дә урын җитәрлек бит, юкса. Әмма режиссерның һәм артистларның тамашачы белән күзгә-күз карап сөйләшәсе килгән, чөнки “Сүнгән йолдызлар”ның темасы бүгенге көн белән шактый аваздаш.

Тамашачы белән мөнәсәбәтләр кора белү актер осталыгының югары күрсәткече булып санала, чөнки монда алдап булмый. Спектакльне тамаша кылганда яшь артистларның күзләренә игътибар иттем – янып торалар! Театр сәнгатенә бирелгәнлекләрен, аны сөюләрен алар бу кичтә 100%ка дәлилли алдылар. Юкса, алар бит әле яңа гына университет бусагасын атлап кергән, балалыклары да чыгып бетмәгән егет-кызлар һәм алар шулай матур. Ихлас, гади, чын! Спектакльдә катнашкан актерларның күпчелеге – “Филология” юнәлеше буенча белем алучы 1 нче курс студентлары. Араларында егетләрнең күп булуы мине генә гаҗәпкә калдырмагандыр. Кыска гына вакыт эчендә профессиональ кимәлдә спектакль чыгарырлык көчле ансамбль оешкан.

 

Драматург Кәрим Тинчуринның әлеге әсәре XX гасыр башы татар тормышын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен теркәп калдыруы белән үзенчәлекле. Каз өмәсе, егет-кызларның кич утыруы, җор теллелек – матур төсләр белән бирелә. Студентларның спектаклен тамаша кылып утырганда тагын бер ачыш ясадым. Без бүген еш сөйли торган авыр тема – буллинг (кыерсыту, читкә кагу) мәсьәләсен драматург инде 20нче гасыр башында ук тасвирлый алган. Авыл яшьләренең кич утырырга килгән мәхдүмнән көлү сәхнәсе натурализм белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Режиссер Илфак Хафизов әйтүенчә, Надир мәхдүм роленә актер озак вакыттан соң гына билгеләнгән. Аны зур осталык белән Айзат Вахитов башкарды.

Төп конфликты мәхәббәт өчпочмагы проблемасына корылган “Сүнгән йолдызлар” әсәренә кайсы гына театр алынмасын – спектакльнең зур уңышы Сәрвәр-Исмәгыйль дуэтына бәйле. Бу рольләрне башкарган актерларның төскә-биткә чибәр булудан тыш йомшак холыклы һәм җыр-бию сәләтенә дә ия булулары мөһим. “Мизгел” театрында нәкъ менә шундый студентларның булуы зур сөенеч, әлбәттә. Бу рольләрне башкарган Ләйсән Сәлахова һәм Расил Мирзаһитов ике арада булган саф хисләрне, мәхәббәтне, тугрылыкны чагылдыра алды. Расилнең актер буларак осталыгы үзен тамашачы алдында иркен тотуында, импровизациягә сәләтендә һәм җырга маһир булуында да чагылды. Төскә-биткә мин аны фотолардан гына күреп белгән җырчы Рәшит Ваһаповка охшаттым, ә инде җырлап та җибәргәч, очраклы түгелдер бу дип уйлап куйдым.

Классик драматургия әсәрләренә хас булганча, “Сүнгән йолдызларда” бер-берсен яраткан, өзелеп сөйгән, үз бәхетләре өчен көрәшкән яшь пар – Сәрвәр-Исмәгыйльгә, аларның күңел дөньяларына капма-каршы булган кара көчләр, тискәре образлар да бар. Яучы Фәхри карчык шундыйлардан. Беренче сәхнәләрдә ул миңа бер дә явыз булып тоелмады, гомумән, Ләйлә Алембикованың әлеге образы эшләнеп бетмәгән төсле иде. Ул сәхнәгә шәүлә булып кына килеп керә, җайлап кына сөйли. Гадәттә бу карчыкны беренче күренешләрдә үк зур эшләр майтарып йөргәндәй эшлекле кыяфәттә күрергә күнегелгән. Ләкин Фәхри – Сәрвәрнең башын ашарга килгән кеше. Аның ач, усал күзләре белән Сәрвәр һәм Гөлнур тирәли әйләнеп монолог сөйләвен зур мавыгу белән күзәтеп утырдым.

Сәрвәрнең ахирәте – Фатыйма ролен башкарган Зилә Зәйдуллина үзенең чаялыгы, шаянлыгы, бераз усаллыгы белән үзенә игътибарны җәлеп итә. Аның тамашачы алдында һәр пәйда булуы гадәти кереп-чыгу гынә түгел иде.  

Спектакльнең идеясенә, композициясенә, темпо-ритмына (зур материалны 2 сәгатькә сыйдырып бетерергә туры килгән), актерларның уенына, мизансценаларның корылышына режиссер тарафыннан шактый зур игътибар бирелгәнлеге күренеп тора, әмма дикция, сәхнә теле ягы аксый. Хәтта “кыз”, “каз” кебек элементар сүзләрдә саф татар авазлары – [къ], [гъ] дөрес яңгырамый. Студентларның “Ң” авазы белән дә проблемалары юк түгел: “Берсенең башына җиттеН инде, монысын да үтермәкче буласыНмы?”.

Театрда катнашучы студентлар – киләчәктә туган телебезнең сафлыгы сагында торырга тиешле шәхесләр. Нәкъ менә аларга ана теленең моңын, матурлыгын, аһаңен киләсе буыннарга җиткерү бурычы йөкләнә. Спектакльдәге саф татар авазларының бозып әйтелүендә күпчелек артистларның көнбатыш диалекты вәкилләре булудан бигрәк, укытучылар тарафыннан игътибарның җитеп бетмәве, ә аннан да бигрәк, үзгә тел мохитенең йогынтысы зур булуда, минемчә. Театрның киләсе премьераларында бу хилафлык бетерелер дигән өметтә калам.

Һәр премьера – актер өчен зур бер сынауга тиң. Студентлар театры артистлары өчен бу икеләтә җаваплы эш, чөнки синең спектакльне институт директоры, укытучылар, төркемдәшләрең карый. Тамашачылар арасында актерларның туганнары, “Мизгел” театрында тәрбияләнеп үскән татфак студентлары, театр белгечләре дә бар иде. Академик Рүзәл Йосыпов, “Мизгел” театрының атасы, аны нигезләүче – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов премьераның шәрәфле кунаклары булдылар.

Марсель Җаббаровның “Мизгел”дән китүенә инде байтак еллар булуына карамастан, ул бүген дә театр белән һәрдаим кызыксынып тора, премьераларда еш кунак була. Спектакльдән соң чәй табыны артында ул “Мизгел”нең беренче адымнары турында да искә алды һәм “Сүнгән йолдызлар” спектаклен оашатуын әйтте. Кайчандыр Марсель Җаббаров спектакльләрендә катнашып үскән яшьләр бүген тормышта үз урыннарын тапкан тәртипле яшьләр һәм алар тормышларында “Мизгел” булганы өчен бик рәхмәтле.

Театрның хәзерге режиссеры – К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизовка да “Марсель абыең юлын кабатлыйсың”, – диючеләр юк түгел икән. Болай дип әйтүчеләргә Илфак үзе сак карый, әмма бу эшне бик яратуын яшерми. Һичшиксез, студентлар театры белән елына берничә премьера чыгару артында зур тырышлык, көч һәм сабырлык ята. “Мизгел”гә килгәнче, мин әле болай ук яшь түгел идем”, – ди И.Хафизов уенын-чынын бергә кушып. Әйтик, студентлар Илфак абыйларын татарча рок, “блатной” җырлар тыңларга өйрәткәннәр. Ул институт җитәкчелегенә студентларның спектакль белән берәр авылга гастрольгә чыгу теләкләре барлыгын да әйтте, шулай ук һәр башлангычны хуплап каршы алганнары һәм һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торулары өчен рәхмәтен белдерде. Илфак Хафизов тагын бер яңалык белән уртаклашты – киләсе сезонда “Мизгел” театры белән профессиональ кино да төшереп карамакчылар. Идея һәм тема инде әзер.

Үз чиратында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары институт өчен “Мизгел” студентлар театрының ни кадәрле кирәкле, мөһим һәм кадерле булуын әйттеләр һәм театрга алга таба да уңышлар теләделәр.

Раил Садретдинов, фото: Салават Камалетдинов, “Татар информ” мәгълүмат агентлыгы.