Чара Казан федераль университеты Астрономия обсерваториясенең чаңгы трассасы базасында узачак.
3 февральдә Казан федераль университеты студентларының һәм хезмәткәрләренең «Сәламәтлек поезды» спорт-сәламәтләндерү чаралары башлана. Чараны КФУның Яшьләр сәясәте департаменты оештыра.
“Сәламәтлек поезды” заманча проекты 2010 елдан башланды. 2021 елда В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә уза башлады.
“Студентларның спорт-сәламәтләндерү чарасы – шәһәр ыгы-зыгысыннан читләшү, кышның чын матурлыгы белән ләззәтләнү, чаңгыда йөрү, шулай ук Казан университеты обсерваториясе белән танышу өчен бик яхшы мөмкинлек”, – дип сөйләде КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Яшьләр сәясәте департаментының спорт һәм физкультура-массакүләм эшен оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Максим Гаврилов.
Сәфәрнең төп максаты – сәламәтлекне ныгыту, спортка җәлеп итү, шулай ук КФУ корпоратив мәдәниятен формаль булмаган шартларда аралашу юлы белән ныгыту. 3 һәм 4 февральдә обсерваториягә чит ил студентлары төркемнәре барачак.
“Бу чара чит ил студентлары арасында аеруча популяр. Алар өчен бу чаңгыда шуарга өйрәнү һәм традицион кышкы күңел ачуларда катнашу өчен яхшы мөмкинлек. Кышкы урман һәм саф һава – бәйрәмнең үзгәрешсез атрибутлары», – диде М.Гаврилов.
Автобус «УНИКС»тан Астрономия обсерваториясенә кадәр бара, аннары программа буенча чаңгы шуу яки урманда йөрү, тамак ялгап алу, кайнар чәй һәм кире Казанга кайту. Чарада теләге булган һәр студент катнаша ала. Урыннар саны – 45.
Бу сезонда соңгы сәфәр 30 мартта булачак. “Сәламәтлек поезды” графигы:
3 февраль – чит ил студентлары;
4 февраль – чит ил студентлары;
11 февральдә – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты;
17 февральдә – Идарә, икътисад һәм финанслар институты;
18 февральдә – Исәп-хисап математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты, Экология һәм табигатьтән файдалану институты;
2 март – Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты;
3 март – Геология һәм нефть-газ технологияләре институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты;
16 март – Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты, Психология һәм мәгариф институты;
17 март – Халыкара мөнәсәбәтләр институты;
23 март – Физика институты, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты;
24 март – Дизайн һәм пространство сәнгате институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты;
30 март – Юридик факультет.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 13 сәфәр булган, аларда якынча 600 студент, шул исәптән чит илдән килеп укучылар да катнашкан.
Файллар
программа.docx
Авторы: Әминә Морат, сәфәрдә катнашучылар фотосы