Аның төп оештыручысы Халыкара мөнәсәбәтләр институты булды.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узучы Казан федераль университетының беренче көнчыгыш мәдәнияте фестиваленә старт бирелде.
Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Йәмән Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Салем Әл-Вәхейши мөрәҗәгать итте.
Ул оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм КФУның “Әл-Хәдар” гарәп мәдәнияте үзәгенең яхшы эшләвен билгеләп үтте. Аның эшчәнлеге гарәп телен үстерүгә, шулай ук гарәп дөньясы илләре белән Россия арасында дустанә элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә.
Илче хәбәр иткәнчә, быел Россия белән Йәмән Республикасы арасында дуслык һәм сәүдә турындагы килешүне имзалауның 95 еллыгы билгеләп үтелә. Ул Рәсүл Гамзатовның Фәләстин турындагы шигырен укыды һәм барысын да фестиваль кысаларында уза торган Насер Санад исемле Йәмән рәссамы күргәзмәсенә чакырды.
Җыелучыларны шулай ук Тунис Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тарак Бен Салем һәм Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани сәламләде, ул иртәгә фестиваль кысаларында Иран Мәдәният көне булачагын хәбәр итте.
Югары кунаклар чыгышлары арасында ИМО студентлары музыкаль һәм бию номерларын күрсәтте.
«КФУның шәрык мәдәниятләре фестивале беренче мәртәбә уза. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, ул Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә уздырыла. Минемчә, хәзер без аны форум кысаларында ел саен оештырачакбыз. Өч көнлек фестивальнең программасы бик төрле: гарәп, фарсы, төрки мәдәниятләр тәкъдим ителәчәк. Анда катнашучылар шигырьләр укыячак, шул исәптән авторлык җырларын башкарачак, күргәзмәләр, төрле конкурслар, мастер-класслар узачак, моннан тыш, консуллыклар, илчелекләр вәкилләре лекцияләр белән чыгыш ясаячак, – дип сөйләде журналистларга КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев.
Тантаналы ачылыштан соң фестивальне гарәп баш киеме буенча мастер-класс, “Әл-Хәдара” гарәп мәдәнияте үзәге презентациясе, РФА Көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары Василий Кузнецовның “Глобаль трансформация чорында Россия – Ислам дөньясы” лекциясе, Йәмән Республикасы Президенты киңәшчесе Фаика Сәид белән очрашу дәвам иттерде.
КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының гарәп, ислам белеме һәм афро-азиат тикшеренүләре кафедрасы мөдире Наил Минһаҗев сөйләгәнчә, иртәгә фестиваль программасында: «Кына белән шәрык бизәкләре» мастер-классы, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия илкүләм университетының (Казахстан Республикасы) Шәрыкне өйрәнү кафедрасы профессоры Самал Тулеубаеваның «Гарәп теленән һәм киресенчә тәрҗемә иткәндә заманча таләпләр» лекциясе, шулай ук Иран мәдәнияте көннәре кысаларында кайбер чаралар бар.
17 майга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшь дипломатлар форумы вәкилләре белән очрашу, гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс, концерт һәм фестиваль кысаларында узган бик күп конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова